Логотип
Яңалыклар

Хуҗабикәләргә пособие түләнәчәк

2021 елның 1 гыйнварыннан йорт хуҗалыгы белән генә мәшгуль хуҗабикәләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә пособие түли башларга мөмкиннәр.

Көненә ничә тапкыр ашарга әзерлә, аннары савытларны юу, өйне җыештыр, балалар белән дәрес әзерлә, түгәрәкләргә илт, алып кайт... Кибеттән ризык ташы, кер юдыр, үтүклә...  Өстәвенә, «көн буе өйдә утырасың, нәрсә генә эшләдең?» дигәнне дә ишет... Көн дә каядыр барып эшләмичә, өйдә йорт хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүче хуҗабикәләргә бик тә таныш күренеш бу. Ә бит өйдәгесен генә карап тору да – каядыр барып эшләп кайткан кебек үк хезмәт. Рас шулай икән, димәк, аңа караш та башка төрле булырга тиеш: хезмәт стажына кертелергә, тиешле хак түләнергә...

Мондый реформа Россиянең Дәүләт Думасында тикшерелә башлады да инде. Барысы да  интернеттагы петициядән башлана.

Хуҗабикә статусын хезмәт кенәгәсендә теркәп, хезмәт стажына кертергә һәм яшәү минимумы күләмендә түләү кертергә, – дип яза инициатива авторлары. Алар фикеренчә, бу илдәге демографик хәлне дә яхшыртырга булышыр иде. Өйдә балалар тәрбияләгән өчен әни кешегә аз булса да акча түләнсә, киләчәктә пенсия алуга өмете булса, гаиләләр балаларны күбрәк тә табарга мөмкиннәр бит. Күп балалы әниләр хуҗабикә булуның нинди хезмәт икәнен бик яшы белә. Алар өчен ял көннәре дә, больничныйлар да, җәйге яллар да юк. Аның каравы, туктаусыз эш һәм җаваплылык бар: барысын да кайгырт, барысына да өлгер, барысын да булдыр... Ник соң бу хезмәтне бераз булса да бәяләмәскә?! Ул бит ахыр чиктә җәмгыять өчен күрсәтелгән хезмәт!

Статистика буенча, Россиядә 3,6 млн хатын-кыз хуҗабикә статусында санала икән. Шулай ук әлеге рольдә булган ирләр дә бар. Алар 300 мең кеше.

Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ирләре акчаны күп тапкан, мул тормышта яшәүче хатын-кызларның да, хуҗабикә булып, үз-үзләрен генә тәрбияләп яшәүләре дә мәгълүм. Пособие ул очракта, аларга да түләнергә тиеш буламы, дип борчылучылар да бар.

Хәзер Россия Дәүләт Думасында әлеге тәкъдим буенча бәхәсләшүләр бара. Ул закон проектын Дәүләт Думасына ЛДПР депутатлары  тәкъдим иткән.

Депутатлар әлеге идеяне хупласа, 2021 елның 1 гыйнварыннан йорт хуҗалыгы белән генә мәшгуль хуҗабикәләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә пособие түли башларга мөмкиннәр.

Аңлатма запискасында йорт хуҗалыгы белән мәшгульлек дигәндә, өй җыештыру, ашарга пешерү, балалар тәрбияләү, карт әти-әнине, тумыштан беренче группа инвалид туганнарны карау кебек хезмәтләр күздә тотыла.

Бер искәрмә дә бар: әлеге пособие гаиләдән бер генә кешегә түләнә, анысы да гаиләдәгеләрнең җан башына керемнәре ике минималь хезмәт хакы күләменнән артмаган очракта гына. Димәк, олигарх хатыннары бу пособиегә өметләнә алмый. Ә менә күп балалы гаиләләр өчен ул сизелерлек ярдәм булырга мөмкин.

Рәсем: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар