Логотип
Яңалыклар

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу вакыты билгеле

Күңел ышанырга теләмәсә дә, чынбарлыктан качып булмый

Күңел ышанырга теләмәсә дә, чынбарлыктан качып булмый.
Хәмдүнә Тимергалиева вафат.
Әйе, йөрәк... Соңгы вакыт йөрәге аны шактый борчыган:  кардиостимулятор куелган булган икән. «Монда рәхәтрәк», – дип кичә дә бакчасында калган. Ялгызы гына булган... Иртән туганы репетициягә алырга дип килсә – шушы хәл... 
Иртәгә татар дөньясы аны соңгы юлга озатачак. 


Хушлашу иртәнге сәгать 10 да, Тукай исемендәге филармония бинасында (Павлюхин урамы, 73 йорт) булачак. 

Белешмә өчен
Хәмдүнә Тимергалиева (1949 елның 24 мае- 2020 елның 14 сентябре) – танылган җырчы, Татарстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларының берсе. Бүген социаль челтәрләрдә аңа тиздән Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булганын хәбәр иттеләр. Кызганыч, ул бу шатлыкны инде күрә алмады... 
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы Башкортстанның Борай районынд, Котлыяр дигән кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән.
Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 нче разрядлы монтер булып эшләгән. Казанга, татар дәүләт филармониясенә эшкә урнашкач, халык алдына беренче тапкыр «Гармун моңнары» җыры белән чыга ул.  
Репертуарында 1000 ләп җыр бар иде, шулардан 200 е – татар халык җырлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар