Логотип
Яңалыклар

Халык спортчысы, турин бозы... 

Ишеттегезме әле? Җанатарлар биргән тавыш бирүләрдән чыгып, Россиянең халык спортчысын билгеләделәр!

 

Ишеттегезме әле? Җанатарлар биргән тавыш бирүләрдән чыгып, Россиянең халык спортчысын билгеләделәр! Аны җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче Бөтенроссия үзәге үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча III урынны хоккейчы Александр Овечкин һәм футболчы Артем Дзюба бүлеште. II урын ММА көрәшчесе Хәбиб Нурмугамедовка эләкте. Ә I урында җиңүче – Дөнья, Европа, Россия һәм Олимпия уеннары чемпионы Алина Заһитова иде! 

Алинаның бу җиңүе бүген дә аңа көч бирсен! Юкса Турин бозы кайнар булырга охшаган! Фигуралы шуу буенча безнең кызлар – Александра Трусова, Алена Косторная, Анна Щербакова һәм үзебезнең Алина Заһитова Италиядә Гран-при финалында кыска программада чыгыш ясаячак. Мәскәү вакыты белән 21.50 дә
беренче каналны карарга онытмагыз!   

 

фото: tass.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар