Логотип
Яңалыклар

Халык бәби алып кайтырга җыенамы-юкмы?

Яз көне, үзизоляциядә утыра башлагач, күпләр уенын-чынын кушып: «Тугыз айдан беби-бум көтегез, бәбиләр күпләп туачак

Яз көне, үзизоляциядә утыра башлагач, күпләр уенын-чынын кушып: «Тугыз айдан беби-бум көтегез, бәбиләр күпләп туачак. Өйдә ябылып утырганда тагын нәрсә эшлисең инде?!» – дип шаярткан иде. Тик статистика мәгълүматлары әлегә киресен сөйли. Хатын-кызның йөклеме-түгелме икәнен ачыклаучы тестлар соңгы вакыт азрак сатыла башлаган, балага узу мәсьәләсе буенча табиб-гинекологларга мөрәҗәгать итүчеләр дә сирәгәйгән. Бу хакта News.ru порталы хәбәр итә.  


2020 елның беренче 20 атнасында Россиядә мондый тестларны сату 7,7 процентка төшкән. Бу күренеш бигрәк тә өйдә ябылып утыра гына башлаган беренче мәлләрдә – 15 нче атнада күзәтелгән.  19 нчы һәм 20 нчы атналарда да тестларны сату кимү дәвам иткән. 


«Гомумән, пандемия башланганны бирле, хатын-кызларның бала табуны планлаштыруы кимеде», – дип яза портал. Медицина статистикасы да моны раслый. Соңгы өч айда Россиядә контрацептивлар сатып алу арту да шул хакта сөйли. 


Белгечләр моның сәбәбен бер генә нәрсә белән бәйлиләр: хатын-кыз әлегә иртәгәге көнгә куркып карый. Аның күңелендә ышаныч юк. Күп гаиләләрдә ире яки хатын-кыз үзе эшсез калды, матди керемнәр кимеде. Мондый шартларда әни булу хыялын киләчәккә күчерү дөресрәк дип саный күпләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар