Логотип
Яңалыклар

Керчь, без синең белән

 
Без әле Кемерово вакыйгасыннан да айнып бетмәгән идек, кабат тетрәнү. Кабат балалар... Соңгы мәгълүматлар буенча 19 кеше һәлак ителгән, 50 гә якыны яраланган. Куллары, аяклары өзелүчеләр дә бар. Күбесенчә пыяла кыйпылчыкларыннан киселүчеләр.

Керчь шәһәре. Политехник техникум. Көндезге  11 тулып 40 минут. Балаларны озын тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырый. Ачык ишекләрдән шау-гөр килеп шат-бәхетле балалар чыга. Һава сулап, тамак ялган ала торган тәнәфес бу.

4 курс студенты – 18 яшьлек  Владислав кулында бер ай элек кенә үзе сатып алган ау мылтыгы. Ерткыч җәнлек корбанын көткән сыман, ул да коридордагыларның күбәйгәнен көтә.

11 тулып 43 минут. Икенче каттагы коридорда бер-бер артлы ату тавышлары, балаларның куркып кычкырганы, соңгы сулышын алучыларның иңрәү авазлары ишетелә. Кемнәрдер, баскычка ыргыла – ләкин аларны җинаятьче ядрәсе куып җитә, кемнәрдер икенче кат тәрәзәсеннән сикерә...

11 тулып 45 минут. Владислав аскы катка төшеп, холлда  үзе үк калдырган шартлаткычка баса. Ә үзе тыныч күңел белән китапханәгә юнәлә. Соңыннан аны китапханәдә идәнендә үле килеш табалар – егет үз-үзенә аткан.
Мылтыгы һәм рюкзагында  ике шартлаткычы булган җинаятьчене колледжга үткәреп җибәргән вахтер ханым беренче ату тавышын ишетүгә үк хәвеф төймәсенә баса.

11 тулып 50 минут. Колледж янына ашыгыч хезмәтләр килеп җитә. Бу вакытта инде интернетка колледжда шартлау булуы хакындагы хәбәр таралып өлгергән була. Якын-тирәдәге оешмаларда эшләүчеләр, әти-әниләр, шушы уку йортында белем алучыларның туганнары – барысы да ярдәмгә ташлана. Җитәрлек санда ашыгыч ярдәм машиналары килеп җиткәнче, яраланган балаларны, укытучыларны хастаханәгә узгынчы машиналарда озаталар. Колледжга якын гына җәмәгать тарнспорты үтә. Яралыларны утырткан автобуслар гадәти маршрутны үзгәртеп, хастаханә юлына борыла. Яралыларны салырга носилкалар җитми – ишекләрне салдыралар... Беркем дә бу фаҗигане читтән генә күзләми – кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә.

Кичке 5 тулып, 10 минут. Керчь кан алу үзәгендә чират. Кан бирергә теләүчеләрне студентларның волонтерлар отряды төркемнәргә бүлә, телефоннарын, адресларын язып ала.

Крым башлыгы Сергей Аксенов әлеге җинаятьнең бер генә кеше тарафыннан эшләнүен ассызыклый. Бүген Россиянең Тикшерү комитеты бу эш буенча «Гомумкуркыныч ысул белән ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» (105 ст. 2 ч. УК РФ) статьясы буенча җинаять эше кузгатты. Бу хактагы мәгълүмат ведомоство сайтында урнаштырылган.

Җинаятьтә шикләнелүче Владислав Росляковка килгәндә, 18 яшьлек егет техникумның 4 курсында белем алган. Әнисе белән икесе генә яшәгәннәр. Бергә укыган иптәшләре аны йомыкый, кеше белән аралашмый торган итеп сурәтли. Өч ел элек ул үзе белән очлы пычак йөрткән. Кемнеңдер йөзенә борычлы баллоннан сиптергәне дә булган.
 
Бүген Кырым һәм Севастопольдә өч көнлек матәм. Тынлык... Кешеләрнең генә түгел, агачларның да башлары кайгыдан иелгән сыман. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка юллаган телеграммасында да шундый сүзләр бар: «Керчь политехник колледжында никаәр корбаннарга китергән шартлау турындагы хәбәрне Татарстан тетрәнеп кабул итте. Кешеләрнең, гөнаһсыз яшьләрнең үлеме бик кызганыч. Республика халкы газизләрен югалткан гаиләләр һәм аларның якыннары белән бергә кайгыра. Безнең юату сүзләрен һәм яраланучыларга тизрәк савыгуларын теләвебезне аларга җиткерсәгез иде».
 
Керчь белән бөтен ил елый. Һәркемгә баласы газиз. Тып-тыныч көнне укырга дип чыгарып җибәргән балаң әйләнеп кайтмасын әле. Бу  – коточкыч! Моны күңел кабул итә алмый. Балаларның гомерләре бу рәвешле өзелергә тиеш түгел, түгел!
Керчь, без синең белән. Балаларын югалткан ата-аналар – без сезнең белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар