Логотип
Яңалыклар

​Казанда прокатка “Айсылу” фильмы чыга

17 август көнне “Айсылу.фильм” тулы метражлы картинасы прокатка чыга. Аны Казанның зур мультиплексларында, шулай ук Татарстанның башка кинотеатрларында карап булачак. Картинада татар эстрадасы йолдызлары төшкән.

«Айсылу.фильм» - Казаннан ерак түгел генә бер авылда төшерелгән нәфис фильм “татар Көлбикәсе” хакында. Фильмның төп герое – Айсылу исемле яшь кыз балачагында авариягә юлыккан һәм бары култык таяклары белән генә йөри. Ул әнисе белән авылда яши һәм бик тә җырларга ярата. Әмма бер тапкыр башкаладан авылга килгән бер продюсер инвалид кызны эстрада йолдызы итә алам дип бәхәсләшә. Кызга зур сәхнәгә чыгарга һәм мәхәббәтен табарга насыйп булырмы?

«Айсылу.фильм» герое татар тамашачысына яхшы таныш. Проектның пилот версиясе тамашачыга 2015 елда тәкъдим ителде һәм “Мир” кинотеатрында зур ажиотаж тудырды. Төбәк прокатчылары фикеренчә, “Айсылу”ның тулы метражлы версиясе татар телле тамашачылар арасында иң көтелгән проект.

Фильмда төп геройны актриса Гөлназ Галимуллина башкарды. Шулай ук картинада опера җырчысы Венера Ганиева һәм җырчы Римма Ибраһимова да катнашты.

Шунысы кызык, «Айсылу.фильм»ның бер күренеш Г.Камал театрында “Татар моңы” конкурсының гала-концерты вакытында төшерелде. Анда конкурста катнашучылар һәм тамашачылар да төште. Хәзер алар үзләрен зур экраннарда карый ала.

Сценарий авторы һәм проектның башкаручы продюсеры – Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призеры, “Ника” кино академиясе номинанты Алексей Барыкин. Фильмның режиссерлары – яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов һәм Солтан Сөнгатуллин.

«Айсылу.фильм» картинасы татар телендә, аның рус теленә субтитрлары бар. Фильм Яшел Үзәннең “Ника” фонды базасында Татарстан Мәдәният министрлыгы финанс ярдәмендә төшерелгән. Прокат “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе катнашында тормышка ашырыла.

Казанда фильмны көн саен түбәндәге кинотеатрларда карап булачак:
«Киномакс» (т/ц «Тандем»)
«Корстон»
«5 звезд» (т/ц «Парк-хаус»)
«Магия кино» (т/ц «XL»)
«Grand Cinema» (т/ц «Сувар Плаза»)
«Мир»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар