Логотип
Яңалыклар

Казанда опера бәйгесе уза


Тарихы 1960 нчы елларга ук барып тоташкан Глинка исемендәге халыкара вокалистлар бәйгесе Казанда 20 ел элек узган булган.  «Соңгы елларда әлеге бәйгегә кызыксыну кимегән иде», – диде мәдәният министры Ирада Аюпова бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында.  Киләчәктә исә әлеге бәйгене өч елга бер тапкыр  Казанда гына үткәрү  планлаштырыла.  
2014 елдан бирле үткәрелмәгән  брендлы бәйгене Казанда тергезергә карар кылалар. Әлеге мәртәбәле бәйгедә хәзерге вакытта  опера йолдызлары булган  вокалистлар катнашып, җиңү яулаган. Жюри рәисе – үзе дә әлеге бәйге җиңүчесе булган  –  танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова. Сүз уңаеннан, матбугатта язуларынча, опера җырчысы  конкурсны торгызу инициаторы да.  Бәйгегә 14  чит илдән, Россиянең төрле төбәкләреннән  33 опера җырчысы киләчәк.  Шул исәптән, Татарстаннан  33 кеше катнаша.  Иң яшь катнашучыга әлегә 20 яшь тә тулмаган.  Аларны мәртәбәле жюри өч көн буе тыңлаячак. Ә алар бөтендөнья буйлап җыелган опера белгечләре:  Зальцбург фестиваленең  кастинг директоры Евамария Визер,  Метрополитен операсында  Lindemann яшьләр программасы җитәкчесе Софи Джойс. Шулай ук бәяләүчеләр составында  Татарстаннан  Россия Федерациясенең халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина да бар. Конкурсантлар төрле романслар, арияләр башкарачак. Җиңүчегә 300 мең сум күләмендә премия каралган. Моннан кала, беренче премия лауреатлары автомат рәвештә Чайковский исемендәге халыкара бәйгедә катнашу мөмкинлеге алачак. Ирада Аюпова, халыкара бәйге киләчәктә Казанда гына төпләнеп калырга мөмкин дип  белдерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар