Логотип
Яңалыклар

Казанда “Әнвәр Хәйри укулары" узды

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли китапханәсе “Әнвәр Хәйри укулары: милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрә. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнаша.

ТР Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында сәгать 10да башланган фәнни чара 2 секциядән гыйбарәт булып, сәгать кичке 4тән соң аның эшенә йомгак ясалачак.

Сессиянең “Әнвәр Хәйри - хезмәттәшләре истәлекләрендә” дип аталганында тарих, фәлсәфә, техник фәннәр докторлары Индус Таһиров, Фәрит Солтанов, Җәүдәт Сөләйманов; филология, тарих фәннәре кандидатлары Лена Таҗиева, Диләрә Гыймранова, Заһир Шәйхелисламов һ.б. чыгыш ясый.

“Язма мирасны өйрәнүнең кайбер мөһим мәсьәләләре” темасын ачуга исә 15 галим, фәнни учреждениеләр һәм китапханә хезмәткәрләре язылган. Алар арасында филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, шулай ук тарих фәннәре кандидатлары Рәшит Галләм, Илнур Миргалиев, Ильяс Мөстәкыймов, Альта Мәхмүтова, Лилия Байбулатова, Данияр Гыйльметдинов, Эльмира Сәлахова һәм филология фәннәре кандидатлары Илһам Гомәров, Рифә Харрасова, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов һ.б. бар.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/27/116005/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар