Логотип
Яңалыклар

​Казанда мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанине искә алалар

Бүген сәгать көндезге 3тә Казанның “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17)  “Мәрҗани мирасы” дигән кичә була. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә уздырылачак чара изге Коръәнне укудан башланачак.

Мәгърифәтче турында кунакларга Ш.Мәрҗани музее директоры Зилә Зиннәтуллина сөйләячәк. Моннан тыш, кунакларга аның тормышы һәм эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк, чарага килүчеләр мәгърифәтченең уникаль хезмәтләре турында беләчәк, дип хәбәр итә Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге.

Кичәдә “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыгыш ясарга ниятли. Шулай ук чарада “Мәрҗани мирасы” дигән Казан бәйгесенә йомгак ясала һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла (анда катнашу өчен 100 гариза кабул итеп алынган).

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар