Логотип
Яңалыклар

​Казанда Минтимер Шәймиев химаясендә мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО форумы узачак

Халыкара чара Татарстан башкаласында 4-7 сентябрьдә булачак.

Казанда “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы булачак. Шул хактагы мәгълүмат оешма сайтында урнаштырылган. 

Мәдәниятара диалог буенча форум кысаларында илледән артык илдән ассоцияләшкән ЮНЕСКО мәктәпләре челтәре милли координаторлары төбәк киңәшмәсе була. Чарада Төньяк Америка, Европа һәм Россиядә мәгариф өлкәсендә алдынгы методлар, инновацион һәм педагогик алымнар турында сөйләшәчәкләр.

Халыкара чара Татарстан башкаласында 4-7 сентябрьдә узачак. Чараны оештыручылар - мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе.

Моннан тыш, форум кысаларында “ТИСБИ” идарә университетында Европа һәм Төньяк Америка илләре ассоцияләшкән ЮНЕСКО мәктәпләре челтәре милли координаторлары төбәк конференциясе узачак. Анда 30 илдән һәм Россиянең 22 төбәгеннән делегатлар катнашуы көтелә.

Конференциядә мәдәниятара белем бирү, мәдәни мираска хөрмәт, глобаль гражданлык, дөнья мәднияте һәм башка шундый мәсьәләләр күтәреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/20/170048/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар