Логотип
Яңалыклар

Казанда автокинотеатрлар ачыла

Россия мәдәният министрлыгы кайбер Россия шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да автокинотеатрлар ачу идеясен хуплады. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Россия мәдәният министрлыгы кайбер Россия шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да автокинотеатрлар ачу идеясен хуплады. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез: «Каро» кинотеатрлар челтәре башлыгы элегрәк алты автокинотеатр ачылачагын җиткергән иде инде. Алар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда эшләячәк.

Мәдәният министрлыгында автокинотеатрлар ачу өчен министрлыклар, Роспотребнадзор һәм РФ субъектлары хакимиятләренең «килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча төбәк законнарын ахырынача эшләү һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне ачыклау» буенча бергәләп эшләве кирәклегенә тукталдылар.

Шулай ук гадәти кинотеатрлар эшен этаплап торгызу планлаштырыла. Бу очракта санитар куркынычсызлык чараларын һичшиксез үтәү каралган. Монда сүз  объектларда социаль дистанция саклану, битлекләр, перчаткалар һәм термометриядән файдалану күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар