Казан мэры Нью-Йоркта мэрларның дөнья саммитында катнаша

Бу көннәрдә Казан мэры Илсур Метшин Нью-Йоркта уздырыла торган мэрларның VI дөнья саммитында катнаша. Форум барышында ул дөньяның алга киткән шәһәрләре лидерлары белән бергә шәһәр мәсьәләләрен хәл итүнең оптималь ысуллары турында фикер алышты, шулай ук уникаль проект - Хай-Лайн паркына барып, шәһәр мохитендә инновацион яшел зона булдыру тәҗрибәсен өйрәнде.
Мэрларның дөнья саммиты – Рим һәм Сицилия (Италия), Тбилиси (Грузия), Сиань (Кытай), Вулахра (Австралия), Куангнгай (Вьетнам) һ.б шәһәрләрдән 80ләп лидерны җыйган ябык форум. Шуны да билгеләп узу кирәк: биредә Россияне нибары 1 шәһәр – Казан тәкъдим итә.
Оештыручылар билгеләп узганча, саммитта дөньяның иң үсеш алган шәһәрләре лидерлары җыела, бу, үз чиратында, аларга халыкара хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту мөмкинлеге тудыра.
Форум Сингапурның Яшәүгә сәләтле шәһәрләр үзәге, Шәһәр үсеше департаменты, шулай ук Сингапурда 2 елга 1 тапкыр уздырыла торган “WCS” флагман чарасы ярдәмендә оештырыла.
Быелгы саммитның темасы – “Инновацион мөмкинлекләр шәһәрләре”. Чараның форматы “Төзелеш һәм икътисади үсеш”, “Транспорт һәм мобильлек”, “Тотрыклылык”, “Мәгариф һәм көндәшлеккә сәләтлелек” кебек тематик секцияләр кысаларында шәһәрнең актуаль проблемалары турында интерактив фикер алышуны күз алдында тота.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары, мэрны эшлекле сәфәрдә озата йөрүче Иван Кузнецов билгеләп узганча, барлык шәһәрләрнең вәкилләре шәһәр проблемалары өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Шул рәвешле, форумда катнашучылар шәһәрне үстерү һәм төзекләндерүнең иң яхшы проектлары белән танышу мөмкинлегенә ия.
“Форумда бөтен дөньядагы кызыклы тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителде. Шунысы да мөһим: Казанның да күрсәтәсе һәм сөйлисе әйберләре бар. Форумда катнашучылар Татарстан башкаласы үсеше турында кызыксынып тыңлый. Саммит – безнең өчен файдалы хезмәттәшлекләр өчен яңа мөмкинлек”, – диде И.Кузнецов.
Казанның форумда катнашуы аны быел җәен ТР башкаласында уздырылачак Спортның су төрләре бөенча Дөнья чемпионаты кунакларына презентацияләү мөмкинлеген дә тудырды. Илсур Метшин Нью-Йорк мэры Билл де Блазионы һәм дөньяның башка шәһәрләре лидерларын әлеге чемпионат һәм “Мастерс” категориясе ярышлары вакытында Казанга килергә чакырды.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/10/110328/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.