Казан марафоны медиа шәхесләрне берләштерә

Республикабыз мәркәзе Универсиада һәм Су спорты төрләре Дөнья чемпионты кебек зур спорт ярышлары белән генә данлыклы түгел. Россиянең спорт башкаласы исемен горур тотуда Казан марафонының да өлеше бар.
21 май көнне башкалабызда инде өченче тапкыр Казан марафоны узачак. 2015 елда бу спорт чарасында 2600 кеше катнашкан, 2016 да – 8900 кеше. Быел оештыруычылар, марафонда катнашучылар саны тагын да артыр, дип ышаналар.

Катнашу өчен Казан марафоны сайтында теркәлү күптән ачык. Һәм быел катнашучылар арасында медиа-шәхесләр дә байтак. Мәсәлән, марафон илчеләре арасында – Гөлназ Сәфәрова һәм Эльмира Кәлимуллина.

Гөлназ Сәфәрова – Татарстан Республикасының атказанган артисты, теле-радиотапшыруларны алып баручы, сценарийлар авторы, режиссер:
«Мин спорт белән бәйле чараларны бик яратам. Ә инде республика күләмендә дәрәҗәле спорт бәйгесе булган Казан марафонында катнашырга икеләтә шатмын. Бу марафон барлык республиканы һәм аның кунакларын берләштереп, ел саен үткәрелә торган яхшы традициягә әйләнер дип ышанам. Сез дә кушылыгыз, бергә йөгерик!»
Эльмира Кәлимуллина – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» телевизион бәйгесе финалисты:
“Менә инде икенче ел миңа Казан марафоны илчесе булу мөмкинлеге тәтеде. Казан марафоны – республика башкаласының борынгы тарихлы һәм бай мәдәниятле шәһәр булуы белән бергә зур спорт мәркәзе икәнлеген дөньяга дәлилләп торучы чара».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.