Логотип
Яңалыклар

Казан мактаулы исемгә ия булачак

Дәүләт Думасы Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән заводларны үзенә сыйдырган, халкы завод-предприятиеләрдә ялсыз эшләгән шәһәрләргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы канун проектын кабул итте. Бу хакта бүген Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте. Әлеге мәртәбәле исемгә Казан да лаеклы.

Әлеге мактаулы исем бирелгән шәһәрдә шәһәр гербы һәм дәүләт башлыгы указының тексты язылган стела куелачак. Шулай ук 1 майда, 9 майда һәм шәһәр көнендә җәмәгать чаралары үткәреләчәк, салютлар бирәчәкләр. Казан да исем алыр дип көтелә. «Татарстан башкаласы моңа лаек», – дип белдерде Ольга Павлова. Сугыш елларында күккә күтәрелгән һәр алтынчы самолет Казанда җыелган, фронт өчен 600 төрле кирәк-ярак чыгарылган, 4 мең шәһәрдәшебез дәүләт орденнары һәм медальләргә лаек булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар