Логотип
Яңалыклар

Кайбыч районының 35 кенә укучысы булган Борындык мәктәбе бадминтон буенча Европа чемпионатында бишенче урын алып кайтты

16-21 июнь көннәрендә Франциянең Клермон-Ферран шәһәрендә мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты узды. Россия данын бу ярышта Кайбыч районының нибары 35 бала укыган Борындык тугызьеллык мәктәбе укучылары командасы яклады.



Команда уенчылары – Хөснетдинова Әдилә, Хәйруллина Гүзәл, Гимадиев Рияз һзм Шиһапов Алмазларның бадминтон буенча күп ярышларда катнашканнары бар, әмма мондый дәрәҗәдәгесе – беренче тапкыр.
Унбер команда арасында бишенче урынны алулары белән укучылар үзләре дә, укытучылары Россия мәгарифенең Почетлы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Хәмзә Юнысов та бик канәгатьләр. Дүртенче урынны алган Грузия командасыннан алар нибары бер очкога гына калышканнар.



Оештыручыларны аларның гап-гади авыл мәктәбеннән булулары шаккатырган. Тренировкалар уздырыр өчен бернинди шартлары булмаган килеш тә (актлар залын спортзал итеп үзгәртелгән залда гына шөгыльләнәләр), аларның шундый уңышларга ирешүе, әлбәттә, мактауга һәм игътибарга лаек. Борындык командасы тагын шуның белән дә аерылып торган: башкаларны чемпионатка тренерлар, ә аларны мәктәпнең физкультура укытучысы гына әзерләгән.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар