Логотип
Яңалыклар

Камилә Харисова: «Бу көнне истә калырлык итеп үткәрәсем килә»

Россия Федерациясе Президентын сайлауда беренче тапкыр катнашучы яшьләр арасында Камилә ХАРИСОВА да бар.

Ул 2017 елда «Мисс Казан» титулын яулады. Казан Федераль Университеты студенты.
– Беренче катнашуым булгангамы, мин бу көнне бәйрәм кебек көтеп алдым, – диде ул. – Сайлау участогына иртүк торып берүзем бардым – дус кызларымны да көтеп тормадым. Халык шундый күп килгән иде. Үземнең тавышымны бирдем – бернинди катлаулыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмады.

Сайлауга килгән һәркемгә бирелә торган браслетны мин дә алдым. Җәмәгать транспортында бүген бушлай йөри аласың, дип аңлаттылар. Кичкә шушы браслет белән «Казань-Арена»да узачак концертка да бара алам. Сайлауга халык бик актив килде – концертта кеше күп булыр инде, әмма минем дә концертка эләгәсем бик килә. Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгыш ясый диделәр. Салават белән Элвин Грей да булачак икән.

Халыкны берләштерә торган чара дип саныйм мин бу сайлауларны – безнең Татарстанны да, бөтен Россияне дә. Шуңа да бу көнне истә калырлык итеп үткәрәсе килә.

Камилә ХАРИСОВА турында берничә мәгълүмат:
* Камилә – Чаллы кызы, 6 ел – театр мәктәбендә, 3 ел модельләр әзерләү мәктәбендә белем ала;
* «Мисс Татарстана» конкурсында ул беренче тапкыр 14 яшендә катнаша;
* Җиңүгә ул... бишенче талпынышында гына ирешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар