Логотип
Яңалыклар

Камал театры тарихында зур вакыйга

Бүген Галиәсгар Камал театры тарихында беренче тапкыр камаллылар Һиндстанда татарча спектакль күрсәтә. Алар Һиндстан Милли Драма мәктәбе оештырган халыкара фестивальдә катнашырга чакыру алганнар һәм шушы минутларда Дәһли шәһәрендә хезмәттәшебез Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектакле бара. Аны 8 февраль көнне Варанаси шәһәрендә дә күрсәтәчәкләр.
«Үзем дә зур горурлык хисләре кичерәм, – дип белдерде Сөмбел Гаффарова бу хакта фикерен сорагач. – Алга таба да шушы марканы төшермичә, иҗат итәргә язсын иде, дип телим», – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар