Логотип
Яңалыклар

Июнь аенда ике эш атнабыз кыскарак булачак

Җәйнең бу беренче аенда ике эш атнабыз кыскарак булачак дип көтелә.

Җәйнең бу беренче аенда ике эш атнабыз кыскарак булачак дип көтелә. 
Аның беренчесе 12 июньдә узачак Россия көне белән бәйле. 12 июнь җомга – эш көненә туры килә, шулай итеп, ул атнада яллар 12 июньнән 14 июньгә кадәр озыная. Бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара.
Икенчесе – 24 июнь көнне булачак Җиңү парады белән бәйле. Исегездәдер, быел парадның 24 июнь көнне узачагын Россия Президенты Владимир Путин алдарак игълан иткән иде инде. Илдә үзизоляция режимы кертелгәнгә күрә гадәттәгечә 9 Май көнне узмады, күчерелде ул. Шулай итеп, быел 24 июнь эш көне булмаячак, әмма аннан алдагы көнне эш сәгате кыскармый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар