Логотип
Яңалыклар

Исламия Мәхмүтова вафат

Кайгылы хәбәр килеп иреште.

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театрының күренекле актрисасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә  каты авырудан соң вафат булды. Исламия ханымның күптән түгел туган көне узды. Социаль челтәрләрдә Лилия һәм Ләйсән белән төшкән фотосын күреп шатланган идек. «Сөембикә» журналы гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы И. Мәхмүтова иҗатының беренче көннәреннән үк үзен төрле пландагы катлаулы рольләрне дә табигый уйный алырлык талантлы, әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә  төрле характердагы бихисап рольләр башкарды. Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады, дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде.  Ул безнең хәтердә И. Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге сылу Ясминә булып калачак. 

Мәрхүмә белән хушлашу 2019 елның 4  декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Самосырово бистәсендәге “Әл-Мәрҗани” мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны жэннэттэ булсын.Якыннарына сабырлык бирсен ходаем!?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр туфрагы жинел булсын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нишлэп шулай иртэ китте инде

        Хәзер укыйлар