Логотип
Яңалыклар

Исерек җанатарга табиблар ярдәм итәчәкләрме?

Футбол буенча дөнья чемпионаты – җанатарлар өчен зур бәйрәм. Күпләре моңа алдан әзерләнә, акча туплый, яраткан командасы өчен җан атарга башка кыйтгалардан кадәр килә. Аларның онытылып ял итәсе килүен аңлап була... Артыграк бәйрәм итеп ташлаган җанатарларга  – исерек кунакларга медицина ярдәме күрсәтеләчәкме?
 
Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Казанда узучы ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев бу сорауга да җавап бирделәр.
 
– Башка илләргә караганда, медицина ярдәме күрсәтү буенча Россия кунакчыллырак, – диде Казанда узучы ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев. – Нинди генә очракта да бездә башта кирәк ярдәм күрсәтелә, түләү мәсьәләсе соңыннан гына хәл ителә. Хәер, ашыгыч ярдәм соралган вакытта, авыру аңсыз булган чакта, башка илләрдә дә страховка турында сүзне аннары гына күтәрәләр.
 
кунаклар арасында исерткеч эчемлекләрне артык кулланып, аларга медицина ярдәме таләп ителгәндә, әлбәттә, булышабыз. Шулай кирәк икән – без аларны аякка бастырырга тиеш. Һәм бу ярдәм бушлай булачак.
 
Казанда «Возрождение» үзәге шундый җанатарларны кабул итәргә әзер. Анда ремонт эшләре үткәрелгән. Һәм мондый ярдәм кирәк кунаклар бар да инде. Шундый биш кунакны табиблар чын мәгънәсендә аякка бастырганнар.
 
Кичә «Казан-Арена» стадионында узган Австралия–Франция матчы вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән 69 җанатарлар арасында да булган андыйлар. Шуларның берсе – Австралиядән килгән кунак.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар