Логотип
Яңалыклар

Илдар Халиков: «Татфондбанк» буенча тикшерү максималь рәвештә үтәкүренмәле булачак

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков «Татфондбанк» акционерлык җәмгыятенең инициатив төркем кертемчеләре белән очрашты. Очрашу Республиканың Хөкүмәт йортында узды.
Катнашучыларны сәләмләп, Илдар Халиков кыскача агымдагы вәзгыять белән таныштырды. Ул белдергәнчә, хәзерге вакытта зыян күргән кертемчләргә иминиятләштерелгән акчаларын түләү дәвам итә. Татфондбанкның 142 мең клиенты 43 миллиард сум акча алган. Бу гомуми кертем күләменең 90 проценты.
«Кызганыч, кайбер физик затлар белән бәйле хәлләр аерым тикшерүне таләп итә. Иң беренче чиратта, бу кертемнәре 1,4 милионнан артып киткәннәр. Алар акчаның билгеле бер өлешен конкурс процедурасы гамәлгә ашырылгач кайтарып алачак», – диде Илдар Халиков.
Татарстан Премьер-министры сүзләре буенча, «ТФБ Финанс» ышанычлы идарә оешмасы катнашучылары биргән гаризалар буенча зур эш алып барыла. «Аерым юнәлеш – социаль якланмаган гражданнар категориясе буенча эш. Прокуратура моның  буенча дәгъва белдерде, чәршәмбе ул Татарстан Югары судында каралачак. Башка клиентларга республиканың Татарстанның Адвокат палатасы, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә, дәгъва әзерләүдә ярдәм итә, алар да судка җибәрелә», – дип өстәде ул.
Республика Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, «ТФБ Финанс»ның банкка акча күчерү йөкләмәсен бирергә өлгергән 300 клиенты акчаларын Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша кайтара алачак.
«Тагын бер мөһим юнәлеш – банкротлык процедурасы, аерым алганда, аны тизләтү. Мин моңа аеруча игътибар итүне сорыйм: кертемчеләргә акчаларын ничек тә булса тизрәк кайтарырга кирәк, чөнки 2017 елның 100 мең сумы һәм 2019 елның 100 мең сумы – төрле акчалар. Бу максатларда кулланылачак банк активларының аңлаешлы базасын төзергә кирәк», – диде Премьер.
Әңгәмә барышында Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күрүче кертемчеләренә ярдәм итү фондын оештыру идеясен Халиков яклап чыкты.
«Без сезнең белән даими очрашып торачакбыз, башкарган эшләр буенча мәгълүмат җиткерәчәкбез. Сез, үз чиратыгызда, теге яки бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз, алар барысы да игътибар белән өйрәнеләчәк», - дип мөрәҗәгать итте ул инициатив төркем вәкилләренә.
Очрашу ахырында Илдар Халиков «Татфондбанк» буенча тикшерүе эше максималь рәвештә үтәкүренмәле булачагын белдерде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар