Логотип
Яңалыклар

​Илһам Шакиров белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы билгеле булды

Фото: tatar-congress.org

Татарстанның халык җырчысы белән хушлашу опера һәм балет театры бинасында булачак.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйтте.

Хушлашу чарасына 18 гыйнварда, 9.00 сәгатьтә килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

12.45 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында җеназа намазы укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.

Җырчыга 84 яшь иде. Ул озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178942/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар