Логотип
Яңалыклар

“Игры престолов” трейлеры татар телендә чыкты

“Беренче studio" иҗади командасы җиденче сезонның “Тәхетләр уены”- “Игры престолов” трейлерын татар телендә чыгарды. Проектта Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, "Голос" телепроектының беренче сезон финалисты Эльмира Кәлимуллина катнашты.
 

"Карагыз әле, ничек әйбәт итеп Эльмира Кәлимуллина Вестероса Дейенерис Таргариен королевасына үзенең кабатланмас тавышын бүләк итте", – дип хәбәр итте проект вәкилләре.
 

Алар тамашачыларны проектка тавыш бирергә һәм "Миңа ошый" тамгасын куярга өнди. “Сездән караулар, репост һәм шәрехләр көтәбез. Бу - бик мөһим. Проектыбызга булышыгыз, һәм якын киләчәктә, бәлки, татар халкының дөньякүләм танылган хитларны үз туган телендә карау мөмкинлеге булачак!"
 

Эльмира Кәлимуллинадан тыш проектта Казанның танылган актерларыннан һәм режиссерларыннан Адель Зәйнуллин, Альбина Йосыпова, Искәндәр Нурҗанов катнашты. Текстны Разил Сабиров тәрҗемә итте.



чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар