Логотип
Яңалыклар

«Яз гүзәле»нең офыклары киңәя

15 еллык тарихы булган татар студент кызлары бәйгесендә быел Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнаштылар.



«Яз гүзәле» бәйгесенең тарихы Казан дәүләт энергетика университеты стеналарыннан башлана. Беренче конкурс студентлар теләге белән беренче санлы тулай торак коридорында уза. Өч ел шунда яз гүзәлен сайлыйлар. Аннан ул университет дәрәҗәсенә, соңыннан вузара дәрәҗәгә күтәрелә. Университетның ректоры Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, бәйге яшьләрдә татар халык традицияләренә, тарихына, мәдәниятенә, татар теленә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. «Үз тамырларының мәдәниятен белмичә алга китеп, үсеп булмый», – ди ректор. 


Быел инде бәйгедә беренче тапкыр Россиянең төрле төбәкләреннән – Самара, Әстерхан, Мәскәү, Уфа, Саранск, Түбән Чабаксардан катнаштылар. Барлыгы йөздән артык гариза килгән. Финалга 30 кыз чыкты. Супер финалда 10 кыз көч сынашты. Әлеге бәйге бер көндә генә үтми. Финалга үткән кызларга мастер-класслар, интеллектуал, иҗади, ашарга пешерү бәйгеләре үткәргәннәр. Гаилә елы уңаеннан кызларга «Гаилә – гомер бишеге» темасына эссе яздыртканнар. Супер финалда кызлар үз-үзләрен тәкъдим иттеләр, иҗади номерларын күрсәттеләр. Бәйге  бары тик татар телендә  барды.


«Яз гүзәле-2024» бәйгесенең җиңүчесе Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова сайланды. Җиңүчегә «Алтын» калфак, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар