Логотип
Яңалыклар

Иң кирәкле кешеләр сез!

Без, газета-журнал тирәсендә эшләүчеләр өчен, абунәчеләребездән кала иң кадерле һәм кирәкле кешеләр – почта хезмәткәрләре. Алар булмаса, никадәр көч түгеп басылган газета-журналларыбызны укучыларыбыз кулына «кайнар килеш» ничекләр илтеп җиткерер идек! Почтальоннарның бу хезмәтен югары бәяләп, «Татмедиа» ачык җәмгыяте инде менә ничә ел рәттән почта бүлекчәләре арасында конкурс үткәрә. Җиңү яулаучыларга саллы гына бүләкләр дә тапшырыла. Менә бүген дә 2016 елның II яртыеллыгында узган конкурска йомгак ясап, җиңүчеләр бүләкләнде. «Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә җиңүче дип Мусина Ләйлә табылды. «Иң яхшы кечкенә шәһәр почтальоны» дигән номинациядә беренчелек Мамадыш шәһәрендә эшләүче Спиридонова Рашидәдә. «Иң яхшы шәһәр почтальоны» номинациясендә җиңүче – Әлмәттән Фәсхетдинова Нәсимә.

Ә менә «Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге» дигән мактаулы дәрәҗәгә «Яшел Үзән–10» почта бүлеге лаек булды. Журналлар буенча да аерым номинация игълан ителгән иде. «Журналларга иң яхшы тираж»ны Балтач районы «Борбаш» почта бүлекчәсе җыйган, бүләк аларга тапшырылды. Җиңүче һәрбер почтальон – 15 мең сум, ә җиңгән почта бүлекләре 30 мең сум белән бүләкләнде.

Болардан тыш, «Сөембикә» редакциясе журналыбыга иң күп кешене яздырган почта бүлеге вәкилен аерым бүләкләде. Андый кеше – Арча почта элемтәсе бүлекчәсендә абунә участогы инженеры булып эшләүче Рәсүлә ГАФФАРОВА. Аңа иганәчебез – «Воздух» бутигының 30 мең сумлык сертификаты тапшырылды.

Хөрмәтле почтальоннар һәм почта бүлекчәләрендә фидакарьләрчә көч куючы башка хезмәткәрләр, барыгызны да котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар