Логотип
Яңалыклар

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы серб теленә тәрҗемә ителгән

Мәскәүдә иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина “Зөләйха күзләрен ача” романы Сербия китап кибетләрендә сатуга чыккан. Бу хакта роман авторы Facebookтагы битендә хәбәр итә.

Гүзәл Яхинаның “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына әйтүенчә, Радмила Мечанин тарафыннан тәрҗемә эшләре җәй көне тәмамланган, әмма китапны “Самиздат Б92” нәшрияты бу көннәрдә генә нәшер иткән.

Гүзәл Яхина сүзләренчә, бу аның чит телдә чыккан икенче китабы. Октябрь аенда “Зөләйха күзләрен ача” Финляндиядә дөнья күргән иде. Автор Хельсинкига җирле китап ярминкәсендә китабын тәкъдим итәргә чакырылган булган.

“Мин анда өч көн булдым. Ике очрашу уздырдым. Берсе рус телендә һәм рус авторларының китаплары сатыла торган “Руслания” китап кибетендә үтте. Романны укучылар яхшы кабул итте. Финляндия яшәүче, телне әби-бабайлардан белүче татарлар да килгән иде. Без татар телендә аралаштык, бу бик дулкынландыргыч мизгелләр иде”, - ди Гүзәл Яхина.

“Зөләйха күзләрен ача” романын фин теленә Into нәшрияте өчен Кристи Эра тәрҗемә иткән иде, тышлыкның авторы – рәссам Нинни Кайрисало.

“Тышлык бик матур килеп чыкты, авторы белән без язышып кына аралаштык, шәхсән таныш түгел. Мондый тышлык өчен мин аңа зур рәхмәтләремне белдерәм”, - диде танылган романның авторы.

Сербиягә Гүзәл Яхина китапны тәкъдим итәргә бармый. “Миңа андый чакыру булмады”, - диде язучы.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/


Язучы ГҮЗӘЛ ЯХИНА «Сөембикә» журналында кунакта (видео): http://syuyumbike.ru/video/?id=1071


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар