Гөлназ Асаева белән Elvin Grey арасында ни бар?

Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ – зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде.

«Китә кызлар» концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев та катнашты. «Мин бүген бик дулкынланам. Әйтерсең лә, кызымны кияүгә бирәм. Гөлназның шушы зур сәхнәләрдә җырлавы турында хыялландым. 80, 90 яшьлек юбилейларын да яраткан тамашачысы белән сәхнәдә үткәрсен иде дип телим», – диде Рөстәм. Гөлназның әтисе белән башкарган дуэт җыры күңелнең нечкә кылларын тибрәтте. Гомумән, Гөлназның репертуары моңлы, салмак җырларга бай. Җырчы баянга кушылып халык җырларын да башкарды. Тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итүче Гөлназның репертуары гына түгел, костюмнары да искитмәле, зәвыклы.
Концертта Гөлназ өчен көтелмәгән сюрприз булды. Популяр җырчы Elvin Grey, ягъни Радик Юльякшин сәхнәгә бер кочак чәчәк белән зур йомшак аю алып чыкты һәм иҗатташ дустына уңышлар теләде. «Иң мөһиме – курыкма!» – диде ул. Әле сюрпризлар моның белән генә тәмамланмаган икән. Гөлназ безгә сер итеп кенә әйтте: концерттан соң Радик Гөлназны ресторанга кичке ашка чакырган! «Сезнең арада ни бар?» соравына: «Без бик якын дуслар!» – дип җавап бирде Гөлназ Асаева.

сылтама: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8241
    1
    106
  • 8744
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9727
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...