Логотип
Яңалыклар

Футбол буенча Дөнья Чемпионатын яктырткан журналистлар бүләк алды: алар арасында «Сөембикә»леләр дә бар

«Татарстан журналистлары үз эшләрен профессиональ югарылыкта башкарды. Шуңа күрә дә Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казанда нинди дәрәҗәдә әйбәт оештырылуын бөтен дөнья күрә алды». 

Бу сүзләр бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммави коммуникацияләр агентлыгында яңгырады. Аны футбол чемпионатын  яктырткан журналистларны бүләкләү вакытында агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов әйтте. «Сез оешкан рәвештә эшләдегез, үз эшегезне җиренә җиткереп башкардыгыз, шуңа күрә Россия Федерациясенең чемпионатка ничек әзерләнүен, аны ничек үткәрүен барысы да күрде. Төрле экспертлар биргән бәя буенча, бу – тарихтагы иң яхшы чемпионат булды», – диде ул.  

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында аның мәгълүмат үзәгендә эшләгән, чемпионат белән бәйле һәр яңалыкны вакытында укучыга, тамашачы-тыңлаучыга җиткереп барган 45 журналистка (алар арасында фоторәссамнар да бар) агентлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
«Сөембикә» журналыннан Рәхмәт хатына ике кеше лаек булды: Лилия Гәрәева (бүлек мөхәррире) һәм Гөлнур Хәсәншина (баш мөхәррир урынбасары).

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын кунелдэн котлыйм сезне унышларыгыз белэн!Авылыбызнын горурлыгы булып узеннен кыю мэкэлэлэрен белэн безне куандырып исан сау эшлэргэ язсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Каләмдәшләремне ихлас күңелдән тәбрик итәм. Гөлнур бак яктан да килгән журналист булуы белән безне һәрвакыт сөендереп тора. "Сөембикә"дә татар кызларының асыллары эшли. Барыгызны да "Сөембикә"безнең олы юбилее белән котлыйм: саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗатта зур уңышлар теләп калам.

      Хәзер укыйлар