Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарры депутатларын сайлауда катнашты.
Парламент спикеры Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хәләле Луиза ханым белән бергә 8.45тә килде. Залга кергәч, күзәтүчеләр белән исәнләште. Үзенең сайлау бюллетенен үтә күренмәле әрҗә-урнага төшергәч, ул журналистларга гражданлык бурычын үтәве хакында әйте."Кәеф яхшы, һава торышы һәм Татарстан Республикасындагы торышка туры килә. Белүемчә, барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды. Кешеләр килә, тавыш бирә. Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек без федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен гамәлдән чыгармадык, бары маддәнең әлеге норамасын гына туктатып тордык. Менә хәзер ул яңадан гамәлгә керде. Кешеләр Президент, үз территорияләре депутатлары өчен тавыш бирергә тиеш, бу аларның хокукы. Минемчә, без ул чакта дөрес карар чыгардык. Бу сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Бүген Татарстан тормышының барлык өлкәләре һәм юнәлешләрендә булган адымнар барлык дәрәҗә муниципаль берәмлек депутатлары, безнең муниципалитетлар советларының рәисләре тарафыннан хупланырга тиеш. Булган идеяләр, яхшы эшләрне сайланган Президент алга таба да дәвам итәчәк", - дигән ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, сайлау алды кампаниясе барышында халык белән бик күп очрашулар үткәрелгән, ул шәхсән үзе республиканың 17 районында булган. Әлеге очрашуларда кешеләр үз фикерләрен җиткергән, Татарстанда тыныч булуын, республиканың үсеш кичерүен теләүләрен әйткән. Республика халкы моңа ышана һәм шуңа да сайлауларга да бара.
43нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, участокта 82 кеше вакытыннан алда тавыш биргән, тагын 8 кеше территориаль сайлау участогында тавыш биргән. Сайлау комиссиясе эшли башланган вакытка әлеге участок буенча 2199 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирүнең беренче сәгатендә сайлаучыларның 3,5 проценты тавыш бирергә килгән. 18 кеше беренче тапкыр сайлый. Аларга магнит һәм буклетлар бүләк итәләр.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113492/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.