Логотип
Яңалыклар

​Фәрит Мөхәммәтшин татар телен укыту буенча: «Без килештек...»



Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш парламент эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы үткәрде. Спикер, биш ел эчендә кабул ителгән уңышлы канун проектлары һәм башкарылмый калган эшләр хакында сөйләде.  

«Тормыш алып барыр өчен кирәкле законнар гына кабул иттек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин 5 ел эчендә 600 дән артык канун эшләгәннәре хакында сөйләгәндә. Шунысы да әһәмияткә лаек, аларның берсен дә Президент кире какмаган. Спикер, аеруча уңышлы кануннар дип, җәмәгать тәртибен саклауга, алкогольне сату нокталарын чикләүгә кагылышлыларын атады. Моннан кала, ул депутатларның, яңа канун кабул итеп, республика бакчачыларына булышканнарын да ассызыклады. Өлкән яшьтәгеләрне капиталь ремонт өчен түләүләрдән азат итүләрен искә алды. Татарстан парламентарийлары пенсия алды яшендәгеләргә социаль ярдәм билгеләүне беренчеләрдән булып башлады. Шулай ук бишенче чакырылыш депутатлары үзара салым механизмын җайга салды. Россиядә пилот проект буларак, башланган үзмәшгульләргә салым мәсьәләсен тәртипкә салу да алар җилкәсенә төште.  

Матбугат очрашуында журналистлар мәктәпләрдә татар телен укыту темасын да телгә алмый кала алмадылар. Фәрит Мөхәммәтшин: «Татар телен өйрәнү программасының татар булмаганнар өчен авыр булуы белән без килештек. Сөйләм телен генә өйрәтү җитәр, тик беркем дә туган телдән баш тартырга уйламый. Рус телен дә, башка чит телләрне белү дә кирәк», – дип белдерде.   

Парламентның бишенче чакырылыш эшчәнлегендә башкарылмый калган үкенечле эшләре хакында сөйләгәндә Фәрит Мөхәммәтшин сугыш чоры балалары буенча канун кабул ителмәвен атады. Дөрес, монда Татарстан депутатларының гаебе юк. Эшне федераль канун булмавы тоткарлаган. Аны ахырына җиткерү  яңа чакырылышка калачак. Моннан тыш, яңа составтагы депутатларга искеләреннән унлап канун проектын эшләп бетерү мирас булып күчәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар