Логотип
Яңалыклар

​Фәрит Мөхәммәтшин: “Кешене ишетү, саннар артында халыкны күрү мөһим”

Фото: tatarstan.er.ru
 
“Бердәм Россия” праймеризы дебатларында парламент башлыгы, сыйфатлы дәүләт идарәсе нигезен, нәтиҗәле кадрлар тәшкил итә диде.

Сыйфатлы дәүләт идарәсенең нигезе – нәтиҗәле кадрларда. Кешене ишетү, саннар һәм документлар артында тере кешеләрне күрү мөһим.

Бу хакта бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең алдан тавыш бирүендә “Дәүләт идарәсен ничек нәтиҗәле итәргә?” дебаты кысаларында әйтте.

“Сыйфатлы дәүләт идарәсенең нигезе нәтиҗәле кадрларда дип ышанам”, - диде республиканың парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, илдә дәүләт идарәсенә кадрлар әзерләү институты шактый көчсезләнгән.

“Һәр гражданин өчен саннардагы икътисади күрсәткечләр түгел, ә хезмәт хакы, үтемле белем бирү һәм медицина, чиста ишегаллары кебек җитди мәсьәләләрне чишү беренче урында", - ди Дәүләт Советы Рәисе.

"Кешеләр программа теленнән, саннар һәм күрсәткечләрдән арыган. Турыдан-туры диалогка чыгарга, уңайлы һәм тотрыклы тормыш буенча сорауларны башкарырга кирәк. Программалар актуальлегенә ярдәм итеп, дәүләт идарәсе ихтыяҗлары өчен иң яхшы кадрларны сайлау системасын эшләргә кирәк”, - диде ул.

“Бердәм Россия” Татарстанда дебатлар уздыру өчен Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда 150 дән артык мәйданчык оештыра. Дебатлар – праймеризда катнашу өчен мәҗбүри шарт.

Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Татарстанда алдан тавыш бирү көне 26 майда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия”дән Татарстан Дәүләт Советына VI чакырылыш депутлары исемлеге төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар