Логотип
Яңалыклар

​Фәрит Мөхәммәтшин: «22 июнь – бөек фаҗига һәм шул ук вакытта бөек җиңү башланган көн»

Казанда, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую тантанасы булды


Бүген Казанда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә – Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

Митингта ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм битараф булмаган гражданнар катнашты. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк штабы рәистәше Игорь Бикеев һ.б. бар иде.

«1941 елның 22 июне – безнең ил тарихында иң фаҗигале көн. Бу көн бөек фаҗига башланган һәм совет халкының бөек батырлыгы белән бәйле көн. Нәкъ 75 ел элек безнең ил көчле һәм кансыз дошман - Германия фашистларына каршы бәрелешкә кереште. Бөек Ватан сугышының һәр көнендә Җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куйган халкыбыз батырлыгы һәм үзләрен корбан итүе, көчле рухлы булуы үрнәк буды. Сугыш кырларында үлем белән очрашу, тылда геройларча хезмәт итү бөтен дөньяга СССР халкының көчле рухлы, Ватанына тугры булуын күрсәтте», - диде митингта катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

«Елдан-ел ветераннар саны кими. Без аларның варислары, әтиләребез һәм бабаларыбыз, яшь буын өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Бөек Җиңүгә ирешүләрен истән чыгармаска тиеш. Фаҗигале һәм шул ук вакытта Бөек Җиңү мәңге хәтердә саклансын», – дип парламент спикеры.

Шәһәр яшьләре, сугыш еллары буыннарына рәхмәт белдерү һәм хөрмәт йөзеннән, күккә йөзләгән кара һәм кызылт сары һава шарлары очырды. Аннары митингта катнашучылар Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды һәм ветераннар алдында баш иде.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар