Логотип
Яңалыклар

Филүс Каһиров кабат әти булды: балага нинди исем сайлаганнар?

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булды! Сабый бүген - 16 март көнне 11:20 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе каршындагы Перинаталь үзәктә дөньяга килгән.
 
"Тормыш иптәшем Эльмираның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы - 3610 грамм, буе - 53 см. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып биреп булмый! Без бик бәхетле! Улыбызга Рөстәм дип исем кушарга уйлыйбыз, Алла теләсә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс. Шулай итеп, Каһировларның уллары Айдар абый булып куйды.
 
 
 
Без исә Каһировларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез!

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар