Логотип
Яңалыклар

FASHION IFTAR24 иртәгә Казанда кайда узачак?

FASHION IFTAR24 быел 31 март көнне KAZAN EXPOда, Илһам Шакиров залында узачак. Ул 16.00 сәгатьтә башлана.

Бүгенге көндә бу зал Казанның иң куркынычсыз һәм иң нык саклана торган урыны дип санала. Килгән халык «рамка»лар һәм «металлоискатель»ләр аша уза, аларны профессиональ сак хезмәте каршы ала. Соңгы вакыйгалар уңаеннан боларның барысы да бик мөһим хәзер.

Ничек барып җитәргә?

– 50 сум түләп аэроэкспресста барырга мөмкин: кунаклар шәһәрнең үзәгеннән туп-туры Экспога килеп төшәләр.

– Fashion Iftar командасы автобуслар белән баруны оештыра. Аларның расписаниесе бүген көн дәвамында хәбәр ителәчәк.

– шәхси машиналарда килергә мөмкин: Экспоның парковкасы кунаклар карамагында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар