Логотип
Яңалыклар

Евгения Тарасова белән Владимир Морозовны аэропортта каршы алу

4 март кичендә “Казань” Халыкара аэропортында 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннарыннан көмеш медаль белән кайтучы Евгения Тарасова белән Владимир Морозовны каршыладылар.

Казанның Дәрвишләр бистәсе кызы – фигуралы шуу буенча халыкара дәрәҗәдәге күп ярышларда җиңүләр яулаган, бүгенге көндә Россиядә парлы фигуралы шуу буенча лидерлар Евгения Тарасованы һәм аның партнеры Владимир Морозовны каршыларга Татарстан спортының җитәкче даирәләре генә түгел, ә иң бәләкәй фигуралы шуучы балалар да килгән иде.

- Евгения – син иң яхшысы! – дип алкышлап каршылады алар хәзер инде үзләренә тере үрнәк булган спорт йолдызын.
- Нейтраль әләм астында Россиядән килгән олимпиячеләр булып чыгыш ясасагыз да, сез чын мәгънәсендә ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәттегез! Без сезнең белән, сез безнең белән булдыгыз. Бу хис һәрдаим сизелеп торды. Медальләр арасында Татарстанныкылар булу да – безгә аерым дәрәҗә өсти. Сезгә бик зур рәхмәт! – дип котлады спортчыларны ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
- Казанда каршыларга киләчәкләрен белә идем, ләкин болай ук зурларсыз дип көтмәдем! Сезгә бик зур рәхмәт! – дип шатлыгы белән уртаклашты Женя Тарасова.
- Фигуралы шуу белән кызыксынуыгыз, безгә теләктәшлек белдереп, җан атып торуыгыз өчен рәхмәт! Безгә бик ярдәм итәсез, - дип кушылды аңа Володя Морозов.

Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган XXIII Кышкы Олимпия уеннары Татарстан өчен уңышлы булды. Россия зачетындагы 17 медальнең 4се (ике көмеш, ике бронза медаль) – Татарстан спортчыларыныкы. 5 мартта алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин Пхенчхан Олимпиадасында призлы урыннар алган спортчыларга акчалата бүләк ясау турыңдагы карарны имзалады. Көмеш медаль өчен – 2,5 миллион сум, бронзага – 1,7 миллион сум бирәчәкләр.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар