Логотип
Яңалыклар

Элвин Грей сайлау уңаеннан оештырылган концертларда ник катнашмый?

Бүген Казанда «Казан Арена» стадионында 14:00 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана. «Районнарда бәйрәм программалары иртәннән үк башланды», – дип белдерде Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Премьер-миинстр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

 Концертта республика яшьләре дә катнаша. Сәхнәдә Татарстан һәм Россия эстрадасы йолдызлары: Гүзәл Уразова, Илсөяр Бәдретдинова, Динар Сабиров, «Волга-Волга», Дана Соколова, Назима, репер Слэм,  «Ночные снайперы», Диана Арбенина, «Любэ» төркемнәре чыгыш ясый.  Журналистлар концертта Элвин Грейның катнашмау сәбәбен сорады.  Ләйлә Фазлыеваның үзендә әлеге  сорау кызыксындырган булган.  Казанда чыгыш ясарга җырчының концерт программасы буш булмаган.  

 Бүген Казанда сайлауда катнашкан кешеләргә махсус браслетлар бирәләр. Аның белән бушлай шәһәр транспортында йөрергә, концертка барырга мөмкин. 

Премьер-министр урынбасары  сайлау участокларына беренче тапкыр сайларга килгән яшьләр өчен һәр районның үз программасы, кечкенә бүләкләре барлыгы хакында әйтте. 

Теги: Сайлау-20109 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар