«Ел студенты» быел кем булыр?

25 гыйнвар – Россиядә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу көн Россия Президенты Указы нигезендә 2005 нче елда уздырыла башлый.
Быел да Казанда Студентлар көне зур бәйрәм чаралары белән узачак. Россиядәге башка төбәкләрдән аермалы буларак, республикабыздагы югары уку йортларында белем алучы студентларны бу көнне тагын бер дулкынландыргыч мизгел – «2016 елның иң яхшы студенты» дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы да көтә. «Пирамида» сәхнәсенә иртәгә 100 студент күтәреләчәк. Болар – төрле номинацияләрдә җиңү яулаучылар. 18 номинация арасында, гадәттәгечә, быел да иң популярлары – «Ел интеллекты», «Җәмгыять эшендә иң актив катнашучы», «Ел спортчысы», «Иҗади шәхес» һәм «Гран-при». Гомумән, 2016 елгы премиягә лаек булу өчен студентлардан моңарчы күрелмәгән күләмдә гариза кергән (567). Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Ә менә «Гран-при»га лаек булучы дөньяның теләсә-кайсы ВУЗында уку мөмкинлеге алачак.
Моннан тыш, бу көнне аспирантлар, адъюнктов, курсантларга да Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре тапшырылачак. Быел андый бәхет 90 кешегә елмайган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9039
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9106
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4844
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6069
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан