Логотип
Яңалыклар

«Ел китабы» бәйгесендә җиңгән «Тау җылысы» кемнәр турында? 

Бу көннәрдә барлык социаль челтәрләрдә 2018 елда чыккан китаплар арасында иң күп укылган авторлар игьлан ителде. Шул җиңүчеләр арасында «Тау җылысы» китабы белән Гөлсинә Галимуллинаны күрү безнең өчен олы куанычка әйләнде. 

Бу көннәрдә барлык социаль челтәрләрдә 2018 елда чыккан китаплар арасында иң күп укылган авторлар игълан ителде. Шул җиңүчеләр арасында «Тау җылысы» китабы белән Гөлсинә Галимуллинаны күрү безнең өчен олы куанычка әйләнде. 

 

Бу китап белән бәйле кыска гына истәлекләрне яңартабыз. 

Саба районында яшәп иҗат итүче журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина 2016 елда Бельгия патшалыгына беренче тапкыр очрашуга чакырылган иде. Ул очрашу Рамазан аена туры килде, шуңа күрә олы кунагыбыз беренче көнне үк Роза апа Хәйруллина йортында ифтарга чакырылды. Аннан соң да ул әле бик күп ифтарларда катнашты. 

Европада яшәүче татарлар Гөлсинә Галимуллинаның китапларын яратып кабул иттеләр. Күбесе инде аның иҗаты белән моңа кадәр дә таныш иде. Гөлсинә ханым белән Брюссель һәм Льеж шәһәрләрендә аның иҗатына багышланган очрашулар узды. 

Тагын бер елдан ул безгә икенче тапкыр килде. Бу юлы Брюссельдә уздырылган «Аулак өйдә кич утыру» чарасына без аны махсус кунак итеп чакырдык. Ул кичәдә аны барыбыз да яратып «күрше авыл кызы» дип атадык. Гөлсинә ханым  безгә кабада йон эрләү буенча мастер-класс күрсәтте. Тагын бер килүендә Испаниядә оештырылган «Tatar Camp for kids in Spain» балалар лагеренда тугыз көн дәвамында дәү әни вазыйфасын башкарды – балаларга милли тәрбия үрнәкләрен күрсәтте. 

Менә шул очрашуларда аның күңелендә кайнаган хисләр, 2018 елда «Тау җылысы» дигән китап булып басылып чыкты.

 

 

Шул елның март аенда Парижда үткәрелгән китап фестиваленә Мәскәү язучысы – «Зөләйха күзләрен ача» китабы белән танылган Гүзәл Яхина да чакырылган иде.  Без аны да үзебезгә чакырдык һәм якташыбыз белән очрашу вакытында милләттәшләребезгә Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабын да тәкъдим иттек. Европалылар аны бик җылы кабул итте. Гүзәл Яхинага да бу китапны бүләк иткәч, ул истәлекләре белән уртаклашты.  Әбисенең Саба районыннан булуы, Лесхоз авылына кунакка кайтып йөрүен искә төшерде. 

Гөлсинә Галимуллинага тирән эчтәлекле, кешенең акылын, әхлагын тәрбияли торган китаплары өчен Бельгиядә яшәүче татарлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иҗатыма игьтибар күрсәткән өчен "Сөембикә" журналистларына, Гөлнур ханым сезгә аерым зур рәхмәтемне белдерәм.

    • аватар

      Lilia Valeeva

      0

      0

      сайт бик жиңел укыла икән, күлланыр өчен бик жайлы әзерләгәннәр, рәхмәт

      Хәзер укыйлар