«Ел хатын-кызы» республика бәйгесе

Республикада ел да үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» бәйгесенең зона турлары башланып китте. Ул Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Алексеевск, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы төбәкләрендә узачак. Бәйгене оештыручылар – Татарстан хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан профсоюзлары һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Зона буенча барган бәйгеләрнең беренчесе 6 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә булып узды. Чыгышларны педагогик фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Роза Баһаветдинова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяли.
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Президенты кабул итәчәк.
13 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең музыкаль театр бинасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры булып узды. Бәйгедә тугыз районнан 45 номинант катнашты. Жюри карары белән 11 кеше җиңүче дип танылды:
«Хатын-кыз – ана» номинациясендә – Ирина Шубина-Мордовченко (Яшел Үзән), Резеда Сабирҗанова (Кама Тамагы);
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә – Земфира  Переведенцева (Югары Ослан);
«Хатын-кыз – галим» номинациясендә  – Ирина Маршалова (Яшел Үзән);
«Язмышым – һөнәрем» номинациясендә – Елизавета Бартязова (Кайбыч);
«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә –Асия Ибраһимова (Тәтеш);
«Хатын-кыз –бизнес-леди» номинациясендә – Альбина Динмөхәммәтова (Яшел Үзән);
«Өлкән яшьтәге хатын-кыз» номинациясендә – Екатерина Елисеева (Кайбыч) һәм Нурания Гыйльметдинова (Теләче);
«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә –Лилия Вәлиева (Тәтеш);
«Изге йөрәкле ир-ат» номинациясендә – Мөнир Салаватов (Кайбыч);
«Ир-ат – лидер» номинациясендә – Сергей Сысоев (Буа) һәм Расыйх Шагаев (Тәтеш).
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 сентябрь 2021 - 14:54
    Без имени
    бик. матур. хикея. ошады. ахыры да. яхшы. тэмамланды. рэхмэт
    Тормышымны үзгәрткән борылыш
  • 24 сентябрь 2021 - 09:19
    Без имени
    Бу хәлләр ир-ат тарафыннан азгынлык кына. Әгәр дә үзегезнең хатыныгызга да шундый ук игътибарлы булсагыз, хатыныгызны бер кемгә дә алыштырмас идегез
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
  • 23 сентябрь 2021 - 18:10
    Без имени
    Монда әйтелгән фикерләр белән килешәм. Соңгысы гына күңелгә ятмый. Кияүгә ни өчен чыгалар, белмәдеңмени? Сине көчләп бирмәгәннәр бит!!! Малаең үз әтисе белән үсәргә тиеш, балаңны яратсаң...Җитәр, уйнап алгансың!!!
    Ирем булмаса, бәхетле яшәр идем...
  • 22 сентябрь 2021 - 22:45
    Без имени
    Оятсыз йэштэр! Иномарка, ял итеу хэзэр проблема тугел. Хаман Ата инэ елкэхендэ йэшэргэ оят бит хезгэ. Узегез генэ елкэ кимереу етмэйме ни, тыумаган балагызга урын Таба алмай ятахыгыз
    Тумаган килеш балама урын юк
  • 23 сентябрь 2021 - 06:38
    Без имени
    Башка кешегез булгач, ник хатыныгыз белән дә йокладыгыз соң? Баланы җил ясамагандыр бит?
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан