Логотип
Яңалыклар

DigitalSkills -18 чемпионаты җиңүчеләре

WorldSkills хәрәкәтенең абруе елдан-ел арта бара. Киләсе елда Татарстан әлеге чемпионатның кунакларын кабул итәргә әзерләнә. Әлегә командалар осталыкларын чарлый тора.

Шул уңайдан 12 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә II DigitalSkills тармак чемпионаты узды. Төп мәйдан буларак «Казан Экспо» күргәзмә үзәге билгеләнгән әлеге чарада Россиянең 27 төбәгенннән һәм чит илләрдән 233 конкурсант, һәм 246 эксперт катнашты. Ярышта 24 компетенция буенча көч сынаштылар.

Чемпионатның ябылу тантанасында 61 медаль тапшырылды. Иң күп җиңүчеләр Мәскәүнекеләр. Медаль белән бүләкләнүчеләр буенча Татарстан икенче урында, өченче урында Томск һәм Кострома өлкәсе.

Татарстаннан 17 компетенциядә 31 кеше катнашып, 8 кеше медальгә лаек булды.

Алар:

Арсланов Тимур (веб-дизайн компетенциясендә) – көмеш медаль,

Дюбанов Владислав һәм Сейдаметов Эльдар командасы (мобиль роботехника компетенциясе) – көмеш,

Былинцев Алексей (пилотсыз авиа системаларны эксплуатацияләү) – көмеш,

Ислаев Василий һәм Лазарев Кирилл командасы (ВОЛП төзелеше һәм эксплуатация компетенциясе) – көмеш медаль,

Крайнов Глеб (компьютер уеннары өчен модельләштерү) – бронза,

Шилов Андрей (бизнес өчен программалар төзү компетенциясендә) – бронза медаль белән бүләкләнде.

Чемпионатның партнерлары – «Татнефть», «Таттелеком», «Ростелеком», Яндекс, Кибер Россия, Россия кван үзәге, Infowatch, Fanus, Cisco компанияләре.
Фото:
worldskills.ru
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар