Логотип
Яңалыклар

Чирмешән кызы "Татар кызы" бәйгесен Казанга китерде

Ниһаять, тагын бер милли бәйге тәмам: “Татар кызы – 2017” билгеле булды. Тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан булган, хәзерге вакытта Казан федераль университетында укучы Гөлназ Гатина бу исемгә чыннан да лаек иде.

2016 елда бәйгедә Башкортстан кызы җиңү сәбәпле, быелгы бәйгенең финал этабы Уфада узды. Башкаланың иң эре концерт залларының берсендә – “Башкортстан” мәдәни-күңел ачу үзәгендә мең кеше сыйдырышлы залга Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар халкы җыелды. Тамашачылар өчен фойеда заманча татар сәнгате күргәзмәсе, татар кул эшләнмәләрен сату, милли тәм-томнар белән чәй эчү оештырылган иде.

Һәркемгә үзенеке кадерле

Тамашага билетлар ирекле сатуга куелмаган. Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билетларның төбәкләрдәге иҗтимагый татар оешмаларына таратылуын әйтте. Әмма концерт башланырга биш минут кала да тамашачылар залында кеше бик аз иде. “Зал да тулмас микәнни?” дип аптыравым урынсыз булып чыкты – тамашага чакырып соңгы кыңгырау чыңлауга залга сәхнә артыннан делегация-делегация халык агыла башлады. Баксаң, төбәкләрдән килгән вәкилләр сәхнә артында кызларга ярдәм итәргә кергән булганнар. Истә калганы исә шул булды – сәхнә артында, сәхнә тирәсендә йөрүче кызларның кайсы конкурсант, кайсы конкурсантның дусты, кайсы гади тамашачы икәнен аеру авыр иде, чөнки бәйрәмгә килгән һәр яшь кыз – катнашучысы да, тамашачысы да биредәге милли рухны сизеп килгәннәр. Ул кичне гади, көндәлек киемле яшь кыз күрмәдем дисәм, ялгышмам – кызларда бары тик чигүле милли кием һәм калфаклар гына күзгә чалынды.

Тамашачылар арасында төркем-төркем булып йөрүче җанатарлар да бар иде, кайбер төбәк вәкилләре хәтта плакатлар язып килгән. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсеннән конкурсант Рузалина Туктарованың, Мәскәү вәкиле Диана Аверинаның сәхнәдәге һәр адымын диярлек залдагы җанатарлары көчле алкышларга күмде, плакат күтәреп куәтләп тордылар.

 

Сәхнәдәге тамашаның беренче минутларыннан ук бәйрәмнең рухы билгеле булды – ул мәгърурлык белән сугарылган миллилек. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихи татар күренешләрен сурәтләгән, татар халкына һәм аның традицияләренә дан җырлаган номерлары Татарстанның һәм Башкортстанның сәнгать әһелләре, эстрада артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Илһам Вәлиев, Идрис Газиев дәрәҗәсендәге осталарның чыгышлары бәйрәмнең дә дәрәҗәсен күтәрде дияргә була. 

Ә бәйрәмнең махсус кадерле кунагы Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова иде. Ике тапкыр чыгыш ясап, дүрт җыр башкарды ул – ике татар җыры, бер рус җыры һәм бер инглиз җыры. Ә менә журналистларның сорауларына татарча җавап бирүдән баш тартты Динә. “ Мин хәзер Мәскәүдә яшим, татарча аралашырга бөтенләй мөмкинлегем юк”, - диде ул безгә.

 

Кызлар нигә сөйләшмәде?

Сентябрь ахырында Казанда “Татар-кызы” бәйгесенең полуфинал этабында финалда катнашачак 12 кыз мәгълүм булган иде. Алар: Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Кырым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Аверина (Мәскәү). 

Финал ярышларының беренче бәйгесе кызларны тамашачыларга һәм жюрига тәкъдим итүдән гыйбарәт булды. Кызлар сәхнәдә тыйнак кына йөреп торды, ә алып баручылар алар белән таныштырды. Дефиле осталыгына конкурсантларны Елена Локманова өйрәткән.

 

Икенче бәйгедә кызлар милли киемнәр күрсәтте. Костюмнарны Наталья Степанова иҗат иткән.

Өченче сынау театральләштерелгән тамаша рәвешендә оештырылган иде. Сценарий авторы – Ландыш Әбүдәрова. Экранда татар халкының данлыклы хатын-кызлары портретлары күренә, ә кызлар алар хакында сөйли. Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева... 

Тарихи шәхесләрне искә төшерә торган шактый уңышлы алым, әмма бер күренеш күңелне тырнап узды – ни өчендер кызларның чыгышлары алдан фонограммага язылган, ә кызлар шул язмага авыз гына ачып тордылар. Билгеле инде, һәрвакытта да фонограмма үзен үзе “сата” – кызларның авыз ачып өлгермәгән яисә авыз ачып калган мизгелләре күп булды, тамашачылар моны күзәтеп, тәмам аптырашта калды. Минем янда утыручы апа да, колакка таба иелеп, “Әллә фонограммага сөйлиләр инде?” – дип сорады. Хәер, берничә кыз, мәсәлән, Казан кызы Гөлназ, җанлы тавыш белән чыгыш ясады. Мөгаен, фонограммага яздыруның сәбәбе – 12 кызның күбесенең татар телен камил белмәүләре белән бәйле булгандыр. Оештыручылар һәм бәйрәмне сәхнәләштерүчеләр бу кимчелекне ничек тә булса яшерү максатыннан фонограмма кулланырга булганнар, күрәсең. 

Сүз уңаеннан, кызларның үзара да күбрәк русча сөйләшкәнен күзәткән журналистлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевтан “Киләчәктә кызларның туган телне белүләренә игътибар артачакмы соң?" дип сорадылар. Ул киләчәктә сайлау катгыйрак булачагына ышандырды. Исегезгә төшерәбез,  "Татар-информ" агентылыгына биргән интервьюсында Васил Шәйхразиев: “Безнең төп шарт – син чиста итеп татарча сөйләшергә тиешсең, ул синең визит карточкаң кебек килеп чыга. Монда телне ипи-тозлык кына белсәң, үтеп булмый. Әгәр дә син татар телен көндәлек сөйләшүдә куллансаң, әдәби яктан белсәң генә бәйгегә килеп, финалга үтү мөмкинлегең бар, бүтәнчә барып чыкмый”, - дигән иде.

Сүз уңаеннан, журналистларга былтыргы җиңүче, “Татар кызы – 2016” титулын йөртүче Эдельвейс Ихсановабелән аралашу мөмкинлеге дә булды. Журналистларның "Былтыр яуланган җиңүдән соң синең күңелең ничек баеды?" - дигән соравына Эдельвейс башта: “Барысы да аңласын өчен мин русча сөйлим”, - диде дә... татарча сөйли башлады: "Мин бу конкурста җиңеп чыккач, татар теленең никадәр кирәк икәнен аңладым". Аннары исә русча дәвам итте: "Элек мин туган телне белүнең, гореф-гадәтләрнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Хәзер исә балаларда милли үзаң тәрбияләүнең мөһимлеген көннән-көн ныграк аңлыйм".

Конкурсант кызларның татарча йөгерек итеп сөйләшә алмаулары аркасындадыр, бәйгедә сөйләштерә торган, конкурсантларның сүзгә тапкырлыгын күрсәтә торган сынаулар бөтенләй булмады. Театральләштерелгән сынаудан соң Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендәге жюри карар чыгару өчен киңәшләшергә чыгып китте.

Тел турында сүз кузгаткач, шунысын да әйтми калу мөмкин түгел. Оештыручыларның үзләренең дә татар теленә тиешенчә игътибар биреп бетермәүләре сизелә. Югыйсә, “татар” сүзе кергән, татар рухы белән сугарылган конкурста татар теле алгы сафта булырга тиеш кебек. Бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә журналистларга русча гына матбугат релизы, бәйге турында рус телендә генә мәгълүмат тупланган брошюра бирделәр. Чит төбәктә туып үскән татар кызының татарча чамалы белүен кичерү мөмкин әле, ә саф татар оешмалары – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгының документацияне булса да татар телендә эшләмәүләре гафу ителә торган нәрсә түгел, миңа калса.

Татар кызы - 2017": көтелмәгән сценарий"

«Татар кызы – 2017» җиңүчесен игълан итү өчен сүз Васил Шәйхразиевка бирелде. Васил Гаяз улы сәхнәдән тагын бер кат бәйгенең асылын аңлатты, аның татар халкының күркәм сыйфатларын күрсәтү чарасы икәнен әйтте. “Иң зур рәхмәтебез – кызларыбызның әти-әниләренә, әби-бабайларына, чөнки алар балаларын гореф-гадәтләр, тырышлык, гаиләне сөю мөнәсәбәтләрендә үстерә", - диде Татарстан Республикасыны Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе.

"Татар кызы" бәйгесе дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова да бәйгенең төп максатларының берсе - буыннар чылбырын ныгыту турында әйтте. "Без шушы максатыбызга ирешүебезне күрәбез, буыннан арасында элемтә чыннан да бар”, - диде ул.

Җиңүчене игълан итәр мизгел килеп җиткәч, Васил Гаяз улы һәм тамашаны алып баручылар арасында бераз аңлашылмаучанлык чыкты. 12 конкурсантның да җиңүгә лаек икәнен һәм сайлауның авыр булганын аңлатканнан соң, Васил Шәйхразиев, 12 кызны да алкышлауны сорап булса кирәк, “Беренче номер!” – дип әйтте. Алып баручылар исә, моны җиңүчене игълан итәр момент дип аңлап, Татарстан вәкиле Гөлназ Гатина исемен атадылар. Гөлназ, шатлыгыннан дулкынланып, сәхнә уртасына чыкты. Әмма Васил Гаяз улы, үзен дөрес аңламауларына шелтә белдергәннән соң, Гөлназ, елмаеп, кире урынына барып басты. Шуннан соң Шәйхразиев сәхнәгә жюри әгъзасы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовны чакырды. Җырчы моңа әзер түгел иде бугай, сәхнәгә чыккач, бу чакыруны көтмәвен әйтте. “Әле ярый кәчтүм киеп килгәнмен”, - диде, шаяртып, Айдар Галимов. Васил Шәйхразиев белән Айдар Галимов бергәләп җиңүче исеме язылган конвертны ачтылар. “Гөлназ Гатина, Татарстан!” – дип игълан иткәннән соң, тамашачылар җиңел сулап куйды. Чөнки Гөлназны бер чыгарып, бер кертүләре өчен эч поша башлаган иде инде.

 

Гөлназ Гатина – Татарстанның Чирмешән районында туып үскән, хәзер Казан федераль университетында белем ала. Гөлназга былтыргы җиңүче, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче таҗын тапшырды. Моннан тыш, "Татар кызы - 2017" титулын алган чибәргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Лада Калина автомобиле бүләк ителде.

 

 

Гөлназ Гатина бәйгедә катнашуның киләчәгенә йогынты ясаячагын әйтте: "Миңа терәк булган һәммәсенә зур рәхмәтемне җиткерәм, һәрвакыт янәшәдә булганыгыз өчен рәхмәт! Янымда һәрвакыт бертуган сеңлем, әтием һәм, әлбәттә, Татарстан делегациясе булды. Әлбәттә, бу бәйгедә җиңүем минем киләчәгемә йогынты ясаячак. Эш хәтта җиңүдә дә түгел, ә бәйгенең мәгънәсендә", - диде Гөлназ бәйге нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң журналистлар белән аралашканда.

"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Хәзер үзегезне нәрсәгә багышлаячаксыз?" – дигән соравына Гөлназ: "Татар телен үстерү юнәлешендә яңа эшләр, яңа проектлар эшләргә хыялланам. Инде идеяләрем дә бар", – дип җавап бирде.

 

"Татар кызы - 2017": җиңелүчеләр юк

 

  •  “Татар кызы – 2017” титулыннан тыш, Гөлназ Гатинага "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде.

  •  "Иң нәзәкатьле кыз" номинациясендә җиңүче - Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова.

  • "Иң илһамлы кыз" - Башкортстан Республикасыннан Регина Равилова.

  • "Иң тырыш кыз" - Кырым Республикасыннан Сеит-Әблаева Адэль.

  • "Иң назлы кыз" - Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Сәлташева.

  • "Иң сәләтле кыз" - Мәскәүдән Диана Аверина.

  • "Иң зирәк кыз" - Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова.

  • "Иң нәфис кыз" - Удмуртия Республикасыннан Назлыгөл Насыйрова.

  • "Иң сокландыргыч кыз" - Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова.

  • "Иң мөлаем кыз" - Ульяновск өлкәсеннән Алсу Халимдарова.

  • "Иң гүзәл кыз" - Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова.

  • "Иң җитез кыз" - Казахстаннан Розалия Исхакова.

 

Кызларга Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре осталарының кул эшләнмәләре, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән планшетлар, Чиләбенең татар конгрессыннан җылы юрганнар һәм башка бүләкләр тапшырылды. 

Моннан тыш, берничә кыз махсус бүләкләргә лаек булды. Womans Day журналының махсус призы Динара Искәндәровага бирелде. "Татар телен иң яхшы белүче" дип Назлыгөл Насыйрова табылды. "Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы" - Регина Равилова. 

 

 

“Татар кызы” бәйгесе турында 5 факт

1.     2018 елда "Татар кызы" халыкара бәйгесе Татарстан Республикасында узачак. "Татар кызы - 2017" конкурсында җиңгән Гөлназ Гатина туган төбәгенә шундый хокук китерде. Кагыйдәләр буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза.

2.     Киләчәктә "Татар кызы" бәйгесе дөньякүләм статус алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде. Аның фикеренчә, татар гүзәлләре Калининградтан Сахалинга хәтле, Америкадан Австралиягә хәтле барланырга тиеш.

3.     "Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. 

4.     Уфадагы финалга кызларны әзерләүгә психолог та җәлеп ителгән. “Татар кызы – 2017” финалистлары белән мөселман дөньясында танылган димче, психолог Гөлбикә Хайрелварина эшләгән.

5.     “Татар кызы – 2017” бәйгесе финалистларының берсе - Сәит-Әбләева Адэль Кырым татары. Ул бәйгедә кырымтатар телендә чыгыш ясады.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар