Логотип
Яңалыклар

«Cалаватик»ларның үз гимннары бар!

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Без – Салаватиклар» дип исемләнгән өр-яңа җырларына видео чыкты. Җыр сүзләренең авторы – Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Ләйсән Арсентьева иҗат иткән.

««СалаваTik»ларның үз җырларын, гимннарын күптән яздырырга теләгән идек. Менә ниһаять теләгебез тормышка ашты. Клипта ике состав та катнашты.  «СалаваTik»лар – татар телле сабыйларның Интернетта иң яратып карый торган җырлы-биюле проекты. Бүгенге көндә 50 дән артык татарча балалар җырына видеолар төшердек, алар миллионлаган караулар җыйды. Яңа җырларыбызны нәни тамашачыларыбыз түземсезлек белән көтеп ала. Быел менә өченче составка кастинг игълан иттек. 70 ләп гариза килде. Алар арасыннан 30 баланы сайлап алдык. Һәм 7 декабрь көнне офлайн форматта 4 яңа катнашучы сайлап алачакбыз. Яңа елдан соң яңа состав белән яңа җырлар яздырып, яңа видеолар төшерергә планлаштырабыз. Ә бүгенге көндә үзебезнең яраткан тамашачыларыбыз өчен ел саен була торган Яңа ел концертына зурлап әзерләнәбез. Әкияти тамаша 26 декабрь көнне «Чулпан» мәдәни үзәгендә узачак. «СалаваTik»ларның кумирларын тамашада көтеп калабыз!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар белән узган балачак – җырлы-биюле балачак. Ә яшь җырчыларыбыз тормышында «СалаваTik» проекты нинди урын алып тора икән? Интернет йолдызы булганнан соң аларның тормышлары ничек үзгәргән? Әйдәгез, аларның үзләренә сүз бирик.

Булат Талипов: «Миңа «СалаваTik» проекты үземне яңа юнәлештә сынап карарга мөмкинлек бирде. Проект аша мин балалар җырлары белән таныштым, үземне камера алдында иркен тотарга өйрәндем, дуслар таптым. Ә иң мөһиме: «СалаваTik» проекты аша татар телен камилләштердем».

Эмилия Галимҗанова: «СалаваTik проекты – минем балачак хыялын тормышка ашыручы тылсым. Мин танылган шәхесләр белән таныштым, яңа дуслар таптым!» 

Аделина Хәсәнова: «Мин «СалаваTik» проектына бик рәхмәтле. Яңа дуслар, яңа танышлар таптым.  Проект миңа зур сәхнәгә чыгарга, татарча яңа җырлар башкарырга, кызыклы шәхесләр белән күрешергә мөмкинлек бирде».

Бәхтияр Хәбибуллин: «Мин «СалаваTik» булуым белән чын күңелдән горурланам. «СалаваTik» – бик күп балаларга шатлык бүләк итүче проект. Без төрле йолдызлар белән таныштык. Проектта эшләве миңа бик ошады».

Сәйдә Гарифуллина: «Мин «СалаваTik» төркеменә бик яратып йөрим. Күпме татарча җыр өйрәндек! Онытылып барган, борынгы җырларны яңадан җырлый башлавыбызга бик сөенәм. Проект кысаларында күпме танылган җырчылар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясау насыйп булды!»

Сәрбиназ Гыйззәтуллина: «СалаваTik» проекты – минем өчен шәп проект. Мин анда яңа дуслар таптым, күп җырлар өйрәндем. Мин «СалаваTik» булуым белән горурланам. Минем өчен «СалаваTik» булу – зур җаваплылык».

Әдилә Захарова: «СалаваTik» проекты аша мин бик күп яңа җырлар өйрәндем. Ул җырлар безнең өчен генә яңа. Аларның күбесен әниләребез балачакта тыңлап үскән. Димәк, без элеккеге җырларны яңартабыз, яңача итеп җырлыйбыз. Видеога төшү, концертларда катнашу миңа бик ошый. «СалаваTik»  белән балачагыбыз күңелле, истә калырлык булсын!»

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар