Логотип
Яңалыклар

Быелгы сайлауларның төп яңалыгы

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев быелгы сайлауларның яңалыгы итеп Волонтерлар проектын атады.

«Бу – эксперименталь проект. Бәлки, без ул хакта азрак  сөйләгәнбездер. Сайлауда волонтерлар ярдәменнән инвалидлар, начар күрүче, начар ишетүчеләр файдалана ала. Әлеге проектның максаты – һәр кешегә тавыш бирү өчен уңайлы шартлар тудыру. Волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга сайлау участокларына кадәр килергә ярдәм итә, ләкин кабинка эченә кереп, сайлау процессында катнашмый», – дип белдерде ул әлеге проект хакында.

Андрей Станиславович волентерлар ярдәмен сорап иң күп мөрәҗәгать итүчеләрнең республикабызның зур шәһәрләрендә: Казанда, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада булуын әйтте . 


 

Теги: сайлаулар 2025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар