Логотип
Яңалыклар

Быелгы фитр, фидия, нисаб күләмнәре

 

Мөселман дөньясы 6 майдан 4 июньгә кадәр уразада. Быел Рамазан ае 29 көннән килә. Гает намазы 4 июньдә укыла.

 

2019 елда фитр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга 600 сум итеп билгеләнгән.

 

Сәламәтлекләре булмау сәбәпле ураза тоту хәленнән килмәүчеләргә һәм аны башка вакытта да тота алмаучыларга бер көнлек фидия күләме – 200 сум.

 

Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

 

Татарстанда инде күркәм бер бәйрәмгә әверелгән Республика ифтары быел 25 май көнне «Казан-Арена» стадионында узачак. 15 мең тирәсе кеше җыелачак әлеге чарага теләгән һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен 7715 номерына «Ифтар» сүзе язып, смс җибәрергә кирәк. Смс бәясе – 50 сум. Сәдаканы күбрәк бирергә теләүчеләр исә «Ифтар 500» яки «Ифтар 1000» дип тә җибәрә ала. Алардан шул күрсәткән сумма алыначак. Сәдаканы смс аша түгел, iftar.tatar сайты аша күчерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар