Татарстан Республикасында барлыгы 2752 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның 2710 – даими, 42 – вакытлы участок (поликлиникаларда, госпитальләрдә, район хастаханәләрендә, тикшерү изоляторларында, Казан аэропортында, «Ливадия» һәм «Бакирово» санаторийларында урнашкан).
Бердәм тавыш бирү көне Медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында барлыгы 2752 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның 2710 – даими, 42 – вакытлы участок (поликлиникаларда, госпитальләрдә, район хастаханәләрендә, тикшерү изоляторларында, Казан аэропортында, «Ливадия» һәм «Бакирово» санаторийларында урнашкан).
Теркәлү урыны буенча үзегезнең сайлау участогының номеры һәм адресын федераль «Дәүләт хезмәтләре» порталында, «Сайлаулар» бүлегендә белергә мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайтына кереп, «Актуаль мәгълүмат» сылтамасын, аннары «Санлы сервислар» бүлеген сайлап, «Үз сайлау участогыңны табу» хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Моның өчен эзләү юлында үз йортыгызның адресын – Татарстан Республикасы, шәһәр, урам, йорт номеры – кертергә кирәк.
Әгәр дә сайлаучы сәламәтлеге торышы буенча яки башка сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмый икән, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Моның өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки участок сайлау комиссиясенә 14:00 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк.
Сайлауда тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Медиүзәк белән элемтәгә шулай ук беренче тапкыр ачылган Мәскәүдәге экстерриториаль сайлау участогы да чыкты.
Көн дәвамында тагын берничә матбугат чарасы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк