Логотип
Яңалыклар

Бу медальнең иясе кем икән?



Җәй көне Баулы районының Кызылъяр авылында бәрәңге бакчасын утаганда апам медаль табып алды.  «За отвагу» медале иде ул. Сугыш заманының иң дәрәҗәле медальләреннән санала торган медаль. Медальгә сугылган саннар да укыла икән әле. 2060914. Мин медальнең иясен бик ансат кына табып булыр дип уйлаган идем. Зур авылдан сугышта бик күп кеше катнашкан. Һәлак булганнарның исәбе генә дә 300 дән артып китә. Башта  үз яугирләребезне барларга уйладым. Апаның әтисе, минем әти, әтинең  бер абыйсы, ике энесе, апаның кайнатасы, күрше-тирә... Бәрәңге бакчасына медальне нинди сәбәпләр китереп ташлагандыр.

Медальнең иясен табуның иң ансат юлы Интернет аша инде, әлбәттә.  Ачтым. «За отвагу» медальләре белән бүләкләнүчеләр исемлеген  ихтимал булган фамилияләр буенча карап төшәм. Юк.Безнекеләр юк. Инде фәкать татар фамилияләре буйлап барам . Юк. Гомумән татар фамилияләре бик сирәк очрый...

Булмады бу. Инде беренче баганага медаль номеры куелган исемлекне таптым. Хәзер бик җиңел генә табармын дип уйлап торам. Юк. Тагын юк. Исемлекне төзүчеләр минем табылдык номеры тирәсен гомумән сикертеп үткәннәр.  Нигә микән? Ул төшеп калган  саннар артында да кемнәрнеңдер «отвага» сы тора бит инде.
2060914 – кем ул?  Бәлки ачыклык кертә белүче табылыр? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар