Логотип
Яңалыклар

Бу чын могҗиза! Башкортстандагы янгында бары Коръән  сакланып калган

Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар авылындагы янгыннан бары тик бер Коръән китабы гына сакланып калган. Рамазан аенда моны халык могҗизага тиңли.


Кичә көндез Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар авылында Рәхилә Мортазинаның өендә янгын чыга. Бәхеткә, бу вакытта хуҗа хатын үзе өйдә булмый. Ә менә хуҗалык тулысынча дип әйтерлек янып бетә. Әле генә нык, таза авыл йорты булган урыннан авылдашлары фәкать Коръән китабы белән шәехнең сурәтен генә табып ала. Рамазан аенда моны чын могҗизага тиңләп була. Сүз уңаеннан, хуҗабикә үзе дә дини кеше, ураза тота. 
– Өйдә утыра-утыра, кызымның йөзе качты. Урманга каен суына, үләннәр җыярга, бераз һава сулып кайтырга барырга булдык. Эш киемнәреннән генә, аякка резин итекләр киеп, урманга киттек. Кайтышыбызга бернәрсәсез каласыбызны белсәк икән?! Һич югында яхшырак киемнәребезне кигән булар идек, – дип сөйли Рәхилә ханым. – Мине бер гаилә үзенә сыендырды. Мунча керттеләр, өстемә ирләр халаты, аягыма галош бирделәр. Аллага шөкер, үзем исән-сау, халат белән галошым гына булса да бар. 
Хәзер Рәхилә ханым дус хатынында яшәп тора. Яңа йорт салып керү өчен «Сәлам» хәйрия йорты акча җыя башлаган. Әгәр дә булышырга ниятегез булса, «Аскарово» дип язып, 4276060018605777 счетына акча күчерә аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин өч дистә елдан артык балалар укыттым.Якутиядә яшәгәндә минем көне- төне китап, дәфтәр кыштырдатып утырганымнан туйган ирем, бөтен китап, дәфтәрләремне, капчыкларга тутырып, тайгага алып чыгып ут төртте. Безнең өй яныннан гына тайга башлана иде. Елый- елый ялынсам да, мине утка якын җибәрмәде. Ул өйгә кереп киткәч, нәрсә дә булса калгандыр дип, көл өемен актардым. Бер каты тышлы китап кулыма эләкте. Караңгы иде, өйгә кергәч карасам, Корьән китабы! Башка бөтен кәгазь көлгә әйләнгән, ә Корьәнемә берни булмаган, тышлаган кәгазе генә янган иде. Бу китапны укымаганлыктан, бит араларына һава керми, шуңа янмаган диярләр. Мин Кор'әнне еш укыйм, бит араларына кәгазь дә кыстырып куям.Согуди басмасы булган ул Кор'әнем һаман да исән әле. Минем өчен бик кадерле.

    Хәзер укыйлар