Логотип
Яңалыклар

Болгарга, Зөя шәһәрчегенә багышланган шигырь, рәсемнәр конкурсы

 22 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр мәктәп укучыларының Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсемнәренә һәм шигырьләренә конкурс игълан ителә. Бер сыйныфтан өч эш катнаша ала. Балаларның иҗади эшләре «Instagram-биттә» (@Bolgar_Sviyazhsk) урнаштырылачак. 

Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә җиткерделәр. Сөйләшүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Туризм министры Сергей Иванов, Татарстан Респуликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. 

– Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә килүчеләр безне һәрчак кызыксындыра. Берничә тапкыр килсәләр, бигрәк тә. Кабат әйләнеп килергә нәрсә магнит кебек тарта аларны? Безнең өчен бик мөһим бу, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды «Яңарыш»ның башкарма директоры Татьяна Ларионова. 

Туризм белән шөгыльләнүче волонтерлар Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу барышында чыгыш ясап, кызыклы фикерләр әйткәннәр. Шуларның икесе аеруча игътибарга лаек. Берсе  – «Татарстанда   ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына килүче портреты» дигән проект. Икенчесе – Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсы. 

– Ике проектны да Минтимер Шәрипович хуплады, ярдәм итәчәген белдерде.«Болгарны һәм Зөяне торгызып, без балалар, яшьләр – киләчәк буын өчен эшлибез. Тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны аларга саклыйсы, диде ул», – дип җиткерде «Яңарыш» фонды башкарма директоры. 

Матбугат конференциясе барышында «Яңарыш» фондының Борынгы Болгарны һәм Зөя шәһәрчеген торгызу буенча күп эшләр башкаруы, бирегә килүче туристларның саны күпкә артуы турында да сүз булды. 

Конкурста катнашып җиңгән укучыларны сентябрь аенда Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсиягә алып барачаклар. Конкурс эшләре ачык һавада уздырылган күргәзмәдә урын алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар