Логотип
Яңалыклар

Болгардагы кунакханәгә исемне син дә сайла!

http://ati-times.tatar-inform.ru/voting/bolgar/ - ТАВЫШ БИРҮ

Болгар шәһәрендә апрельдә төзелә башлаган кунакханәгә исем сайлый башладылар. Бүген “Болгар шәһәрендә төзелеп килүче кунакханәгә – иң яхшы исем” конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү старт алды. Ошаган исем өчен интернетта тавыш бирергә мөмкин.

Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге конкурс быелның 11 августында башланып китте. Анда Россия гражданнары белән берлектә чит ил кешеләре дә катнашты. Төп таләп - кунакханәнең исеме татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгырашлы булырга тиеш. Гаризалар социаль челтәрләр аша #гостиницаболгар хэштегы белән кабул ителде.

Конкурс комиссиясе финалда катнашыр өчен иң яхшы биш исемне сайлап алган. Биш финалист арасында укучылардан алып республика фондлары вәкилләренә кадәр бар. Җитмәсә, Болгардагы кунакханәгә исемне татарстанлылар гына түгел, Башкортостан, Пермь крае, Самар, Түбән Новгород, Кемерово өлкәләре кешеләре дә сайлаган. Төзелеп килүче кунак йортына 185 вариантта исем җибәргәннәр. Кайбер исемнәр 4-5 тапкыр кабатланган. Мондый очракта кабатланган исемне кем беренче булып җибәргән, шуны сайлап алганнар.

Тәкъдим ителгән исемнәр арасында - “Кол Гали”, “Бөек Болгар”, “Хан Палас”, “Кәрван Сарай”, “Алмыш”. Иң яхшы исем өчен бүгеннән алып 12 ноябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

“Кол Гали” исемен “Яңарыш” фонды тәкъдим иткән. Ул фонд исеменнән “Яңарыш” фонды попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясады.

- Болгар җире Татарстан өчен бик әһәмиятле урын. Борынгы дәүләтебезнең тарихи каласында төзелә торган кунак йортының исеме дә шул тарихи төбәккә тәңгәл, халкының күңеленә ятышлы булырга тиеш. Ә Кол Гали – татар халкының бөек шәхесләренең берсе. Әгәр дә әлеге кунакханәгә “Кол Гали” исеме бирелсә, бу, беренче чиратта, тарихыбызга ихтирам күрсәтү булачак. Әлеге кунакханәдә булган кеше Кол Гали белән кызыксына башлар. Бүген Болгар җирлегенә килеп төшү белән, безне Кол Гали каршы ала. Бу исем – кунак йортына иң туры килеп торганы. Хәтта Кол Гали үзе дә моннан 800 ел элек “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә кунакханәнең техник ягын, бизәлеше буенча проект та тәкъдим иткән:

“Әмер бирде Йосыф: “Төзүчеләр килсен,
Гаҗәп биек, таза сарай бина кылсын,
Ул сарайның буе 40 аршын булсын,
Биеклеге дә шулкадәр булсын имди”, – дип тәмамлады сүзен Разил Вәлиев.

Уфадан Айзилә Басариева “Бөек Болгар” исемен тәкъдим итеп, бу исемнең үзе турында үзе үк әйтеп торуын билгеләп үткән. Ә тумышы белән Пермь краеннан булган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә укучы Ленард Солтанов исә кунакханәгә “Алмыш” исемен бирергә тели. “Алмыш – тарихка Болгар дәүләтендә мөселман динен кабул иткән беренче хан буларак кереп калган”, – ди ул.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, Болгар шәһәрендәге кунакханәнең исемендә тарихи традиция сакланырга тиеш. Рөстәм хәзрәт исә Болгарның хан резиденциясе булуын ассызыклады. Конкурс финалына ул “Хан Палас” исеме белән чыккан.

Кунакханәгә “Кәрван Сарай” исемен кушу идеясен “Сөембикә” журналы журналисты Сөмбел Гаффарова биргән. “Юлчылар ял итә торган урынны элек нәкъ менә “Кәрван Сарай” дип атаганнар. Бу исем үзе дә әкияттәге кебек яңгырый. Минемчә, Болгарда булган турист вакытка сәяхәт кыла сыман. Экскурсия дәвамында кеше Болгарның тарихы, мәдәнияте турында күп мәгълүматка ия була. Ә “Кәрван Сарай”, дип аталган кунакханә исә сәяхәт итүчегә нәкъ менә үзен борынгы замандагы юлчы итеп тоярга мөмкинлек бирер”, – ди конкурс финалисты.

Спас районы халкы да Болгардагы кунакханәнең язмышы, аңа биреләчәк исемгә битараф түгел икән. Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев районлыларның кайсы исемне хуплавын да белдерде. Район халкы “Кол Гали” исемен хуп күрә икән.

Болгардагы кунакханәгә иң яхшы исемнең хуҗасын Болгарда тантаналы рәвештә бүләкләячәкләр. Конкурс җиңүчесен хөрмәтле кунак буларак Болгар кунакханәсенә өч көнлек ялга да җибәрәчәкләр.

Кунакханәгә исемне сайларга һәр татарстанлы ярдәм итә ала. Моның өчен бары тик “Яңарыш” фонды, Туризм буенча дәүләт комитеты, “События” порталы яки “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында үзеңә ошаган исем өчен тавыш бирергә генә кирәк.

Бу якшәмбе көнне "Мәдәният дөньясында" тапшыруында турыдан-туры эфирда тавыш бирү дә булды. 

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар