Логотип
Яңалыклар

«Болгар» музей-тыюлыгында яңа кунакханә төзеләчәк

ЮНЕСКО Халыкара оешмасының тарихи ядкәрләр исемлегендәге «Болгар» тарихи-архитектура музей-тыюлыгында төзеләчәк яңа кунакханә нигезенә беренче таш салу тантанасы булып узды.

ЮНЕСКО Халыкара оешмасының тарихи ядкәрләр исемлегендәге «Болгар» тарихи-архитектура музей-тыюлыгында төзеләчәк яңа кунакханә нигезенә беренче таш салу тантанасы булып узды.

Тантанада Татарстан Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды химаячеләр шурасы рәисе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Мәгълүм булганча, борынгы ядкәрләребезгә игътибар, аларны торгызу республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы, республика җитәкчеләренең, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән тормышка ашырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар